Сарман урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Нурлыгаянова "Компьютер һәм бала" мәсьәләсенә кагылышлы киңәшләр бирә
Компьютер дошманга әйләнмәсен Моннан алдагы буыннар китап укып үссә, хәзерге яшүсмерләр мәгълүматны компьютер, телевизордан гына ала. Тормышыбызны алардан башка күз алдына китерү дә кыен. Тик компьютерның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе бары тик үзебездән генә тора. Сер түгел, бүгенге балалар компьютер уеннары, заманча мультфильмнар белән бик күп мавыга. Психологлар һәм табиблар...
Компьютер дошманга әйләнмәсен
Моннан алдагы буыннар китап укып үссә, хәзерге яшүсмерләр мәгълүматны компьютер, телевизордан гына ала. Тормышыбызны алардан башка күз алдына китерү дә кыен. Тик компьютерның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе бары тик үзебездән генә тора. Сер түгел, бүгенге балалар компьютер уеннары, заманча мультфильмнар белән бик күп мавыга. Психологлар һәм табиблар аларга каршы чыга. Мин үзем, һичшиксез, компьютер уеннарына, заманча мультфильмнарга уңай карашта. Ләкин чама хисен онытып бетермәскә кирәк. Алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә, аның интеллектына зыян китермәскә тиеш.
Билгеле, компьютер белән уйнаганда, баланың фикерләү, гомумиләштерү сәләте үсә, хәтере һәм игътибары яхшыра. Һәр ата-ана диярлек баланы дәрес әзерләү өчен өстәл янына утыртуның никадәр кыен икәнен белә. Компьютерда исә бала бик теләп шөгыльләнә. Ул баланы җәлеп итеп тора. Шуңа күрә компьютерда уйнауны ул дәрес әзерләү дип кабул итми. Белемне ныгыту һәм камилләштерү өчен, бихисап тренажёр-уеннар да бар.
Тиешле күләмдә кулланмасаң, һәр дару агуга әверелә бит. Балалар бу шөгыль белән тиз мавыгып китә. Кечкенә генә авырлыкка очраса да, алар эшне ахырына җиткермичә ташлыйлар, начар укыйлар, иҗат белән кызыксынмыйлар. Чөнки компьютер чынбарлыктан китү, үзеңне җиңүче дип хис итү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә ата-аналарга берничә киңәш бирәсем килә. Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз, ул гаилә милке булып исәпләнсен. Компьютерда көнгә ике сәгать кенә уйнарга рөхсәт итегез, балага компьютер артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз. Балагыз белән бергә мультфильмнар карагыз, әңгәмә оештырыгыз, аны нинди дә булса спорт секциясенә йөртегез. Укудан буш вакытында ул файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен.
Гаиләдә һәр баланың үз вазифасы булырга тиеш. Мультфильм персонажлары аңа әйләнә-тирәне танып белүнең төрле ысулларын өйрәтә. Алардан күреп, бала нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнлеген өйрәнә. Мультфильмда барган вакыйгалар аның уйлау, күзаллау сәләтен арттыра, фантазиясен баета. Димәк, мультфильм бала тәрбияләү чарасы булып тора. Элек кенә ул һәрбер мультфильмны телевизор экранына җитди тикшерүдән соң гына чыгарганнар. Ә бүген совет мультфильмнары инде искергән санала. Заманчаларының исә барысы да балага уңай йогынты ясамый, аларның кайберләре агрессия, бәйлелек барлыкка китерә. Тәрбияви күзлектән караганда, мин үз балаларыма "Смешарики", "Лунтик", "Маша и медведь", "Фиксики" мультфильмнарын карарга тәкъдим итәм. "Мадагаскар", "Клуб Винкс", "Шрэк", "Том и Джерри" мультфильмнарының тәрбияви әһәмиятен тапмыйм. Иң яхшы тәрбия бирүче мультфильмнар - совет мультфильмнары. Алар баланы гадел, тугры, якыннарына карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Бала төрле тайпылышларга һәм шикләнүләргә төшмәсен өчен, ата-ананың күзәтүен, бала турында кайгыртуын булдыру шарт. Бала турында кайгырту аңа сиздермичә башкарылырга тиеш. Әти-әниләр, без балаларның үз фикере булмаган файдасыз затка әверелүенә юл куймыйк.
Гүзәл Нурлыгаянова, Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев