Сарман урта мәктәбе укучылары - СПИДка каршы
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә.
Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.
- Бөтендонья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Сарман урта мәктәбендә төрле чаралар узды. Китапханәдә "Сак бул - СПИД!!!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Сыйныфларда "Тайгак юлдан атлама!" исеме астында класс сәгатьләре узды. Шулай ук стена газеталары да чыгардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев