Реклама
Спорт
Сарман урта мәктәбе укучысы бокс ярышларында җиңде
22-24 ноябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгына багышлап, бокс ярышлары үтте. Анда Татарстанның, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 147 спортчы катнашты. Сарманда эшләп килүче бокс секциясендә тренер, СССРның спорт остасы Артур Манукян кул астында шөгыльләнүче дүрт үсмер дә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясе укучылары Алмаз Сөләйманов,...
22-24 ноябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгына багышлап, бокс ярышлары үтте. Анда Татарстанның, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 147 спортчы катнашты. Сарманда эшләп килүче бокс секциясендә тренер, СССРның спорт остасы Артур Манукян кул астында шөгыльләнүче дүрт үсмер дә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясе укучылары Алмаз Сөләйманов, Рөстәм Харисов, Әлмәт мәктәбе укучысы Илфат Хөснуллинның төрле бәйгеләрдә финалга чыкканнары, чемпион булганнары бар иде. Бу юлы алар өченче призлы урыннарны алдылар. Сарман урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Динар Зиатдинов исә 2002-2003 елгы үсмерләр арасында, 34 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән булган көчле көндәшләрен дә җиңеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Аңа кубок, медаль, Мактау кәгазе һәм акчалата бүләк тапшырылды.
- Секциягә йөрүчеләр, яшь төркемнәренә бүленеп, икешәр сәгать шөгыльләнәләр, - ди тренерлары Артур Манукян. - Алар укуда да сынатмыйлар. Күнегүләргә йөри башлагач, укулары яхшыра да әле. Чөнки мин шундый таләп куям: спорт белән мавыгу укуга зыян салмаска тиеш. Аннан, спорт аларның игътибарлылыгын арттыра, җыйнаклыкка өйрәтә. Секциягә йөрүчеләр арасында сәләтлеләр бик күп, миндә сигез кыз да шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев