САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбендә «Хәтер бакчасы» акциясе үтте

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәррәм Фәйзуллин катнашында Сарман урта мәктәбенең «Чыгарылыш класс укучылары» аллеясына «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында алмагачлар утыртылды.

"Экология - hәркем эше" Халыкара премиясе җиңүчесе буларак, Ләшәү Тамак мәктәбе "РФнең иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кертелгән. Шул уңайдан Россиянең табигатьне саклау күзәтүе мәктәпкә 100 үсенте бүләк иткән. Шуларның 12сен бүген яшьармиячеләр, "Экомәрхәмәт" активистлары аллеяга утырттылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, Сарман, Ләшәү Тамак мәктәпләре җитәкчелеге катнаштылар. 

- Бу агачлар бакча булып үсәрләр. Минем дә истәлек кала, - диде Мөхәррәм абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев