Сарман урта мәктәбендә укучыларның туклануы ата-аналар контроленә алынды
Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныфы ата-аналар комитеты тарафыннан кайнар туклануны оештыру сыйфатын тикшерү оештырылды.
Контроль барышында ризыкларның расланган менюга туры килүе, ашханәнең санитар торышы, ашау графигы үтәлеше тикшерелде. Рационның менюга туры килүе, аш әзерләү процессының технологик карталар һәм сәламәт туклану таләпләре нигезендә оештырылуы билгеләп үтелде. Туклануны оештыруга шелтәләр юк.
фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев