Сарман урта мәктәбе укучысын «Алдынгылар Хәрәкәте» рәисе итеп сайладылар
«Алдынгылар Хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте көннән-көн активлыгын арттыра бара.
Районда да аның составына керергә теләүче егетләр һәм кызлар саны артып тора. Күптән түгел хәрәкәтнең җирле бүлекчәсенә яңа рәис сайланды.
Сайлаулар район алдынгыларының муниципаль конференциясе кысаларында оештырылды. Аның барышында хәрәкәтнең 2023-2024 уку елында эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, иң активлар, аларның остазлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, рәислеккә кандидатлар үзләре турында сөйләделәр, дебатларда катнаштылар. Исәп комиссиясе тавышларны санаган арада призлар уйнатылды. Нәтиҗәдә «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсенә рәис булып Сарман урта мәктәбенең унынчы сыйныфы укучысы Инсаф Җәләев билгеләнде. Без аның белән әңгәмә кордык.
Әңгәмәне район газетасының 8 ноябрь саныннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев