Сарман урта мәктәбе командасы «Тату сыйныф серләре» конкурсында җиңде
16 январьда «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары республика конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.
Әлеге конкурс белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Катнашучы командалар визит карточкасы, "Педагог һәм остаз - укырга һәм өйрәнергә" иҗади номерын тәкъдим иттеләр.
Конкурс күрсәткәнчә, ата - аналар комитетлары әгъзалары һәрвакыт мәктәп тормышы вакыйгаларының үзәгендә яшиләр, балалар мәнфәгатьләрен кайгырталар. Конкурста Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты җиңүче булды. Икенче санлы Җәлил һәм Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәпләре әлеге конкурсның призерлары булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев