Сарман табиблары сулыш органнары авыруларын кисәтү турында сөйлиләр
Участок терапевты, табиб Илзидә Салихова сулыш органнары авыруларын профилактикалау турында сөйли.
Сулыш органнары авырулары (СОА) медицинада иң киң таралган авыруларның берсе. Бу төркемгә шулай ук кискен (острые) респиратор вируслы инфекцияләр керә. Һәр сәламәт кеше елына бер тапкыр булса да ОРВИ кичерергә мөмкин. Көзге-кышкы чорда сулыш органнары авырулары төрле инфекцияләр аркасында барлыкка килсә һәм кискенләшсә, язгы-жәйге чорда төп сәбәп булып, кагыйдә буларак, аллергеннар тора. Шулай ук сулыш органнары авыруларына хроник бронхит, бронхиаль астма, пневмония һәм башкалар керә.
Барлык сулыш органнары авырулары арасында хроник (обструктив) авыру, пациентлар үлеме буенча беренче урында тора. ХОБЛ һәм үпкә рагы барлыкка килүнең төп сәбәбе булып-тәмәке тарту тора. Тәмәке тарткан вакытта аерылып чыга торган никотин һәм зарарлы сумалалар, упкәләрнең лайлалы (слизистая) тышчасындагы күзәнәкләргә зыян китерәләр һәм шул сәбәпле бу күзәнәкләр ракка әверелергә мөмкин. Тәмәке тартучылар бронхиаль астма, ХОБЛ, үпкә эмфиземасы һәм үпкә ялкынсынуы белән ешрак авырыйлар. Пассив тәмәке тарту (тәмәке тарткан кешеләр янында басып тору) бу авыруларның барлыккка килү мөмкинлеген шулай ук арттыра. Аның төтенендәге кисәкчәләр үпкәдә шул ук күләмдә жыелмасаларда, күп елларга сузылган пассив тәмәке тарту шулай ук үпкәгә зыян китерә ала.
Сулыш органнары авыруларын профилактикалау беренчел (әле авырулар юк) һәм икенчелгә бүленә (авыру инде бар, төп максат-анын кискенләшүен яки көчәюен кисәтү).
Беренчел профилактика: авыруларның үсешен кисәтүгә, әйләнә-тирә мөхитнең уңайсыз факторлары йогынтысына организмның тотрыклылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Моның өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим:
1) Физик активлык белән шөгыльләнү. Суда йөзү кеше организмының сулыш алу функциясенә аеруча уңай йогынты ясый. Ул чыныктыра, үпкәләр күләмен арттыра һәм гомуми тонусны яхшырта. Чаңгы спорты, җинел атлетика, гимнастика-болар барысы да сулыш органнары авыруларын кисәтәләр һәм авыруны җиңәргә булышалар.
2) Эш урынында, өйдә сәламәт микроклимат булдырырга-һава температурасын 20-22°С, дымлылыкны 50 % тотарга тырышу. Көн саен бинаны җилләтергә һәм анда дымлы чистарту үткәрергә.
3) Аллергия чыганакларыннан котылырга: боларга келәмнәр, ачык китап киштәләре, мамыктан ясалган мендәрләр, йомшак уенчыклар керә.
4) яшәү урынын мөмкин булганча сәнагәть үзәкләреннән еракта сайларга.
5) Вакцина ясату. Бу авыруларны булдырмый калу гына тугел, аеруча авыр очракларны да җинеп чыгарга мөмкинлек бирәчәк. КОВИД-19, грипп һәм пневмония инфекцияләреннән вакцина ясату бик мөһим.
Икенчел профилактика-ул авыруны иртә ачыклау, алга таба аны динамикада күзәтү, дөрес дәвалау, рецидивларны кисәтү, авыруның алга таба прогрессиясен, катлаулануын, инвалидлыкны булдырмау.
Бу очракта иң эффектив ысулларның берсе булып- диспансеризация тора.
Шулай итеп сулыш органнары авыруларын булдырмау өчен:
- Үзегезнең организмыгызның әйләнә-тирә мөхитнең тискәре факторларына тотрыклылыгын арттырырга ирешергә.
- КОВИД-19, грипп һәм пневмококк инфекцияләреннән вакцина ясату.
- Диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләрне һәрдаим үтеп торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев