САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман табиблары балаларның критик чоры турында сөйлиләр

Белгечләр әйтүенчә, туганнан алып бер яшькә кадәрле вакыт – бала өчен критик чорның берсе.

Бала бу вакытта тышкы мохиткә яраклаша. Аның организмында сулыш алу, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин һәм нерв системаларына кагылышлы үзгәрешләр була. Шул ук вакытта, көйләү функцияләре өлгереп җитмәгәнлектән, тышкы факторлар аның организмына сизелерлек тәэсир ясый алалар. Бу чорда ата-ана бөтен осталыкларын эшкә җигәргә һәм чын әти-әни булырга өйрәнергә тиешләр. Әлеге эштә аларга балалар табибы һәм шәфкать туташы зур ярдәмче була алалар. Ата-анага бары тик бала мәнфәгатьләрендә алар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә кирәк. Шулай итеп, бер яшькә кадәрле чорда сабыйларга нәрсәләр яный һәм, алар үлемен булдырмас өчен, нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Район балалар табибы Люция Алиуллина белән шул хакта сөйләштек.
Аның белән әңгәмә район газетасының 12 апрель санында чыкты.

Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев