Сарман сунарчылары ауга чыктылар
Яңа елның беренче көнен күпләр йоклап уздыргандыр, мөгаен. Чөнки бәйрәм төне һәм иртәсе йокысыз үтә. Ә менә Сарманның бер төркем сунарчылары ауга чыгып киттеләр. "Урманда җәнлекләрнең эзләреннән башка берни дә очрамады бу юлы, - ди таныш аучыбыз. Ә быел, гомумән, кыр кәҗәләре, төлкеләр күп". Аучылар төлкеләрне, тиреләрен тапшырыр урын булмагач,...
Яңа елның беренче көнен күпләр йоклап уздыргандыр, мөгаен. Чөнки бәйрәм төне һәм иртәсе йокысыз үтә. Ә менә Сарманның бер төркем сунарчылары ауга чыгып киттеләр. "Урманда җәнлекләрнең эзләреннән башка берни дә очрамады бу юлы, - ди таныш аучыбыз. Ә быел, гомумән, кыр кәҗәләре, төлкеләр күп". Аучылар төлкеләрне, тиреләрен тапшырыр урын булмагач, атмыйлар икән. Төлкеләр үрчегәч, куяннар әз, диләр быел. Шулай ук кабан дуңгызлары да әз күренә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев