Сарман шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтованың 46 еллык хезмәт стажы бар
Халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм наркология хезмәте эшчәнлегенә керткән нәтиҗәле өлеше өчен, Сарман район үзәк хастаханәсенең психиатр-нарколог кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтова республика наркология диспансерының Почет грамотасына лаек булды. Сәламәтлек сагында хезмәт куйган 46 ел гомеренең чиреген шәфкать иясе нәкъ менә шул өлкәгә багышлый. Без райондашыбыз белән аның хезмәт баскычларын барладык.
- Розалия Фоатовна, шәфкать туташы һөнәрен сайлавыгыз очраклы түгел, дип беләм.
- Мин Рангазар авылында туып үстем. Әнием Нурсинә озак еллар авылның фельдшеры булып эшләде. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер торды. Еш кына аны кичке, хәтта төнге якта да авылдашлар ашыгыч ярдәмгә чакыралар иде. Кайтканда, караңгыга калам, дип, әни иптәшкә һәрвакыт мине ияртә иде. Йокласам да, мине уятып алып китте. Әни авыруларны карагач, бергәләп кайтып китә идек. Ул вакытларда урамнарда яктырткычлар юк, юллар такыр-токыр, берүзе курыккандыр да инде. Ә мин горурланып кайтам, янәсе, минем әнием кемнеңдер гомерен саклап калды, аңа терелергә ярдәм итте. Үзем әнидән авыруларның чире турында сораштырам. Авыл фельдшеры булгач, аңа күп эш йөкләнде. Хәтта бәби табарга ярдәм иткән вакытлары да булды. Халык арасында йөри торган “Әләй, әләй, утка чыгалар бугай” мәзәге дә әнидән чыккан. Бер елны авылда берәүнең хатыны бәбиләргә чирли башлаган. Ашыгыч рәвештә әнине чакыртканнар. Шулай бер-бер артлы игез балалар тугач, әтиләре: “Әләй-әләй, утны сүндерегез әле, яктыга чыгалар бугай болар”, - дип көлдергән. Әни күрше Балтамак авылларына да йөрде. Әтием Фоат гомер буе техникада эшләде, шуңа Сарманга я башка ераграк юлга барасы, авыруларны илтәсе булганда, әнине һәрвакыт алып барып кайта иде. Аның тракторы да, җиңел машинасы да бар иде. Кечкенәдән әнинең хезмәтен күреп үскәч, минем үземә дә бу һөнәр бик ошап китте. Кешеләрдән рәхмәт ишетүен күрү рәхәт иде. Тугызынчыны тәмамлагач, һич икеләнмичә, Түбән Камага медицина көллиятенә укырга кердем.
- Беренче хезмәт көнегезне хәтерлисезме?
- Әйе, нык истә калды ул. Укып бетергәч, үзебезнең районга кайттым. Авылда бераз ял итәргә дә өлгермәдем, әнине отпускага чыгарырга туры килде. Тәҗрибә дә тупласын, өйрәнсен, диюе булгандыр инде, әни үзе эшкә бер дә килеп карамады. Ә өйгә кайткач, әнигә көне буе ниләр эшләгәнемне сөйлим, киңәшләр сорый идем. Аннан инде мине Әлмәт авылы медпунктына акушер итеп җибәрделәр. Фельдшер Әнисә апа белән бик дустату эшләдек. Ул вакытта авылда яшьләр дә, бәби алып кайтучылар да күп иде. Авырлы хатыннарны учетка бастырып, анализлар алып, аны илтеп тапшыру; бәбиләгәч, балаларына күзәтү үткәрү кебек эшләр авыл акушерларына йөкләнде. Бер елдан мине район хастаханәсенең хирургия бүлегенә операция шәфкать туташы итеп чакырдылар, аннан постка билгеләделәр. Ул чактагы бүлек мөдире Илдус Котдус улы кул астында эшли башладым. Баштагы вакытта, әлбәттә, авырлыклар да булды, чөнки гинекология бүлеге дә шунда һәм авырулар күп иде. Кайтып, әнигә елаган чакларым да булгалады. Рәхмәт Гөлүсә, Фәйрүзә апаларга, алар мине эшкә өйрәттеләр, беренче остазларым булдылар. Гомумән, коллектив бик тату, яшьләр дә күп иде, рәхәт итеп эшләдек. Тик, мотоциклдан егылып, имгәнү алгач, авыр хезмәт башкарырга ярамады, һәм мине эшкә поликлиникага күчерделәр. Аннан инде наркология кабинетында шәфкать туташы булып эшли башладым.
- Хезмәтегез җиңелләрдән түгел, чөнки сезнең авырулар башкалардан аерылып торалар. Эшли башлаган чорларны ничегрәк үттегез?
- Хәтеремдә: икетуган сеңлем Казанда психиатрия бүлегендә эшләгәндә, янына барырга туры килде. Шулчакны, шарф, дип, муенына простыня урап, бер авыру килеп керде. Резидәнең хезмәтен күреп: “Юк, бу эштә мин мәңге дә эшләмим”, дигән идем. Аллаһы Тәгаләне узып сөйләшергә ярамый шул, язмыш үземә әлеге тармакны насыйп итте. Бервакытта да һичкайчан дияргә ярамый, диюләре шул инде. Менә чирек гасырлап хәзер шушында эшлим. Башлаганда, Сарманда психиатр Айрат Латыйпов белән бергә эшләдек, үзара аңлашып хезмәт куйдык. Аннан мин бик күп тәҗрибә тупладым. Нинди генә булса да, авыруга кеше итеп карарга кирәклегенә төшендерде ул, үзе дә бик кешелекле, ярдәмчел, белемле табиб иде. Ул лаеклы ялга киткәч, берничә табиб алмашынды. Бүгенге көндә Әнвәр Кадыйров белән эшлибез, ул терапия бүлегендә невролог хезмәтен дә башкара.
- Хезмәт юлында берәр истә калган уникаль очрак булмадымы?
- Һәр авыру аерым бер шәхес бит инде ул. Үзенә генә хас язмышы бар. Безгә алкогольне күпләп, сәламәтлеккә зыяны булган матдәләр кулланучылар белән эш итәргә туры килә. Алкоголь бәйлелектән котылырга теләгәннәр мөрәҗәгать итәләр. Күпме психик авыруларга гаиләләрен, тормышларын саклап калырга ярдәм иттек. Ничә еллар узгач та, килеп, рәхмәт әйтүчеләр күп. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе булганга бик сөенәбез. Кайберләре бүгенге көндә дә хәлләребезне белешеп торалар, үткәндәге гамәлләре өчен үкенәләр, гафу үтенәләр. Аннан наркоманнар барлыкка килде, алар белән бергә СПИД кебек куркыныч авыру килеп чыкты. Укыган вакытта, бу чир турында ишеткәч, ул безнең арага гел килеп җитмәс кебек тоела иде. Тик, ни кызганыч, аларын да күрергә насыйп булды.
- Мондый беренче авыру белән ничек очраштыгыз? Исегездә калганмы ул?
- Әйе, өрлектәй чибәр егет иде ул. Башыма килгән беренче уй: “Минем дә кызым бу егет белән бер чамада бит, юллары кисешмәс, дип, кем әйтә ала?”– булды. Анализлары билгеле булгач, ипләп кенә, бу егеткә авыруы турында әйттем. Башта телсез, шок хәлендә утырды бу. Үзе дә ышанмагандыр, мөгаен. Беренче сорау итеп: “Апа, минем ничә ел гомерем калды? Минем, диңгезгә барып, ял итәсем килә бит әле”, – диде. Бу сүзләрне каткат искә төшереп, ул төнне йоклый алмадым. Гомумән, андый авыруларның һәркайсы хакында борчылдым һәм аларның үз чирләрен җиңә алуларына ышандым. Ышанмаган очракта да, аларга шулай диям, чөнки бу авыруларны үзләренә ышанырга этәрә. “Тормыш төбенә төшеп киткәннәр” арасында да, үз-үзләрен кулга алып, нормаль тормышка кайтучылар бар. Хәтта, ислам кабул итеп, намаз укучылар да булды.
- Ни өчен психотроп матдәләр куллана башлаулары хакында Сезгә әйтәләрме соң?
- Әйе, учетка алынганнарның һәрберсеннән сорыйм. Күбесе атаана игътибары җитмәүне, аларның начар үрнәк күрсәтүләрен сәбәп итеп куя. Кемдер, шаярып, башкаларга ияреп башлаган да туктый алмаган. Артык җитеш, мул тормышта үскәннәр арасында да андыйлар бар.
- Районда бүгенге көндә ничә психик авыру исәптә тора?
- Төп авырулар 25 кеше булса, профилактик күзәтү астына тугыз кеше куелган. Кызганыч, без белмәгәннәре дә булырга мөмкин, чөнки учетка алынганнары гына билгеле бит безгә. Тулысынча савыгып, исемлектән төшеп калганнар да, яңа өстәлгәннәр дә булып тора. Бүгенге көндә синтетик наркотиклар кулланучылар бар.
- Наркология бүлегендә эшләргә ризалык белдергәнегезгә үкенгәнегез булмадымы?
- Юк, бервакытта да үкенмәдем. Дөрес, шәфкать туташы булудан тыш, монда юрист та, адвокат һәм тикшерүче дә булырга туры килә. Авырулар арасында бик грамоталылар күп. Алар үз хокукларын яхшы беләләр. Аннан хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә, үзара киңәшләшеп эшлибез. Районда күп кенә комиссияләр эшчәнлегендә катнашырга, авыр гаиләләр белән очрашырга туры килә.
- Профилактик юнәлештә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Форсаттан файдаланып: бала атаанасыннан игътибар җитмәүдән зыян күрмәсен, кыек юлга кереп китмәсен иде, дим. Хәзер яшьләр, хәтта зурлар арасында да электрон тәмәке популярлашып китте. Аның зарары, гадәтиенә караганда, күпкә көчлерәк. Ата-ана моны аңласын иде. Профилактик әңгәмәләр үткәргән вакытта кечкенәләрдән наркотиклар хакында сораштырсам, ни гаҗәп, санап китәләр. Мин тәмәке турында сүз башлагач, аптырап та калалар. Нәкъ менә шуннан башлана да инде. Бергәләп тәмәке алуга киткән акчаларны, гаиләгә килгән матди зыянны санагач, бу акчаларга “Айфон” телефоны алырга мөмкин булганын да әйткәч, балаларның күзләре тона. Өйләренә кайтып, әтиләренә, абыйларына бу хакта сөйлиләр икән. Шуннан соң гаиләләрендә тәмәке тартуны ташлаучылар да булды. “Син балаларга нәрсә дип сөйләдең?” дип, кызык итеп, минем үземә әйтүчеләр дә булды. Баласының тәэсир итү көче нәтиҗәсендә үзгәргән әтиләр барлыгы сөендерә. Алар арасында рәхмәтле булганнар күп. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы, начар гадәтләрдән арыну өчен стимул булып тора бит. Шулай инде, һәр эшнең үз алымнары бар, төрлесен кулланып карыйбыз.
- Шәхси тормышыгызда нинди яңалыклар бар соң?
- Тормыш иптәшем Котдус белән ике кыз тәрбияләп үстердек. Икенчесен олыгая төшкәч кенә алып кайттык. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, икесе дә гаиләле, ике оныгыбыз бар. Кечкенәбез Дания югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады, аның шатлыгын уртаклашырга Казанга барабыз. Балалар, оныклар куанычы яшәү ямен арттыра. Һәркем сәламәт булсын, дөньяда тынычлык урнашса иде.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Мактау грамотасына ия булуыгыз белән дә тәбриклибез, киләчәктә уңышларыгыз, сөенечле вакыйгаларыгыз тагын да күбрәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев