САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман Сабан туена бәйрәм программасы

.

Волейбол ярышлары
09.00 – ир-атлар
09.00 – хатын-кызлар

Уеннар һәм спорт ярышлары төре
10.30 – милли көрәш
2005 елгы һәм аннан яшьрәк һәм 18 яшькә кадәрле яшүсмерләр (40 килограммга кадәрле авырлыктагы спортчылардан башлап, 70 килограммга кадәрле һәм аннан авыррак спортчыларга кадәр), 65 килограммга кадәрле һәм аннан авыррак һәм 90 килограммга кадәрле һәм аннан өстәрәк авырлыктагы ир-атлар катнаша ала.
10.30 – әтәч тоту
11.00 – сәнгать осталарының концерт программасы (үзәк сәхнә)
11.00 – 30 градус авышлыктагы баганага менү
11.00 – балалар мәйданчыгында уеннар
11.00 – чаңгыда йөрү
11.00 – гер күтәрү
18 яшькә кадәрле яшүсмерләрдән (24 кг) алып 90 кг лы һәм аннан авыррак ир-атлар (32 кг)
чакырылалар. Әлеге бәйгедә хатын-кызлар да (16 кг) катнаша алалар.
11.00 – штанга күтәрү
18 яшькә кадәрле яшүсмерләрдән алып 80 кг һәм аннан авыррак үлчәмдәге ир-атлар катнаша ала.
11.50 – чүлмәк вату
11.50 — уктан ату
12.00 – ятып штанга күтәрү
18 яшькә кадәрле яшүсмерләрдән алып 95 кг һәм аннан авыррак үлчәмдәге ир-атлар катнаша ала.
11.30 – төзелеш тачкасында эстафета
12.00 – сулы көянтә-чиләк белән йөгерү (ир-атлар, хатын-кызлар)
12.00 – кабартылган шарда сикерү
12.00 – туры баганага менү
12.00 – капчык киеп йөгерү
12.00 – мас-рестлинг (таяк тартышу)
12.00 – катыктан акча эзләү
12.30 – аркан тарту (ир-атлар)
12.30 – кашыкка йомырка салып йөгерү (ир-атлар, хатын-кызлар)
13.00 – капчык белән сугышу
13.00 – бер чалбарда икәү йөгерү
13.00 – атлар чабышы (ипподром)
13.30 – аударыш (атка утырган килеш көрәш)
Кул көрәштерү
11.40 – ир-атлар
18 яшькә кадәрле яшүсмерләр, 80 килограммга кадәрле һәм аннан авыррак ир-егетләр катнаша ала.
12.40 – хатын-кызлар
70 килограммга кадәрле һәм аннан авыррак хатын-кызлар катнаша ала.
Йөгерү
11.00 – 5 яшькә кадәрле малайлар һәм кызлардан (300 метр) алып зурларга кадәр
13.40 – танылган йөгерешчеләр (ир-атлар – 3000 метр, хатын-кызлар – 1500 метр) (ипподром)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев