Сарман редакциясе исеменнән йөриләр
- Авылга килгәч, безне күрми киткәнсез, - дип шалтыраталар беркөнне Азалак авыл җирлегеннән. - Ветераныбыз да ни өчен генә килгәнегезне аңлый алмый калган, чөнки күршесе килеп керүгә, чыгып киткәнсез. Безнең редакция хезмәткәрләренең (ә кунаклар үзләрен редакциядән дип таныткан) бик ашыкканда да, алай саубуллашмый китә торган гадәтләре юк. Димәк, безнең исемнән...
- Авылга килгәч, безне күрми киткәнсез, - дип шалтыраталар беркөнне Азалак авыл җирлегеннән. - Ветераныбыз да ни өчен генә килгәнегезне аңлый алмый калган, чөнки күршесе килеп керүгә, чыгып киткәнсез.
Безнең редакция хезмәткәрләренең (ә кунаклар үзләрен редакциядән дип таныткан) бик ашыкканда да, алай саубуллашмый китә торган гадәтләре юк. Димәк, безнең исемнән кемдер нидер ниятләп йөри. Ялгыз әби-бабайларны, ветераннарны алдап, сугышчан бүләкләрен алып чыгып китүчеләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Шуңа күрә ят кешеләрдән сакланырга, шикле кешеләр күренсә, кичекмәстән, авыл җирлегенә яки участок инспекторына, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Эчке эшләр бүлеге телефоннары: 02, 2-47-30, 2-49-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев