Сарман районының Карашай-Саклау авылында яшәүче Мәрьям әби Гарипова сөйләгәннәр тетрәндерә
«Туган җирдә үскән арыш ипиен бүтән ашамабыз дигән идек…» Сугыш чоры балалары… Алар күргән нужа, газапны кәгазь битенә генә язып бетереп булмыйдыр. Шулай да…
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә, без аларны барларга, бер мәлгә булса да ул елларны күз алдына китерергә тырыштык. Юк, бу өлкәннәр өчен генә түгел, бу, иң беренче чиратта, безнең үзебез өчен мөһим.
Алар кичергән фаҗигаләр шәүләсендә бүгенге тормышыбызның кадерен белү, шөкер итү өчен кирәк…
Бәләкәй чакта, сугыш турында киноларны карагач, мин ул хәлләрне чынлыкта була алмый, дип уйлый идем. Янәсе, актерлар гына шулай уйный. Бары үсә төшеп, китаплар укыгач, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашкач кына, илебез халкының бу хәлләрне чын-чынлап кичерүен аңладым.
Сарман районының Карашай-Саклау авылында яшәүче Мәрьям әби Гарипова сөйләгәннәрне тыңлагач, бу хәлләргә тагын бер мәртәбә шаккатасың… Аның язмышы сугыш турындагы кинолента кебек… тетрәндергеч.
«БЕТКӘ ТҮЗЕП БУЛМЫЙ…»
Мәрьям әбигә 95 яшь. Бүген ул туган авылында ялгызы яши. Әнисе аны соңлап, 50 яшендә генә таба. Тик кызга әни кочагында иркәләнергә озак насыйп булмый – сигез яшендә ул әнисеннән ятим кала. Аларны әтиләре тәрбияли. Сигез баладан хәзер ул гына исән.
Сугыш башланганда кызга унҗиде яшь була. Ни кызганыч, яшьлегенең ямен, матурлыгын күрми кала ул. Буй җитүгә, башта җигелеп колхоз йөген тарта. Үткен кызга эшне аеруча күп бирәләр. Ә 1943 елда, районның берничә кызын сайлап, Сталинградка – хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Шулар арасында Мәрьям дә була.
– И, апаем, әле менә яңа гына телевизордан Сталинградта булган хәлләрне күрсәттеләр, – диде Мәрьям әби. – Шуны күз яшьләре белән карап утырдым. Күпме яшь кешеләр әрәм булды бит… Авылдан без 1943 елның 13 июлендә чыгып киттек. Куйбышевка кадәр пассажир поездында алып бардылар. Аннан товар поездына күчерделәр. Эчәсе килә, ашарга юк. «Тизрәк заводка барып җитсәк, тамагыбыз булса да туяр иде», – дип, кызлар белән үзара сөйләшеп бардык. Тик, Сталинградка җитәргә егерме биш чакрым калгач, безне кире бордылар. Бик каты сугыш бара, керергә ярамый, диделәр. Шуннан безне, хәрби машиналарга утыртып, урман эченә алып киттеләр. Палаткалар корып яши башладык. «Кызларны кайтарып җибәрмәскә, сугыш тынса, заводка алып барырга», – дигән боерык булган. Көн эссе. Йөзләп хатын-кыз. Көндез җиләк‑мазар эзләп урман буенча таралабыз. Самолет тавышы ишетелсә, палаткаларга таба йөгерәбез. Дошман самолеты булырга мөмкин бит. Андый вакытта палаткалардан чыкмый ятабыз. Көнгә бер тапкыр кызлар белән җыелышып, ипи белән үлән чәе эчәбез. Әле дә ярый җәй булган дим, катып та үләр идек. Бер ай тирәсе шулай яшәгәч, барыбызны да бет басты, тиф таралды. Алма кебек кызлар берәм‑берәм егылып үлә башлады. Ике райондаш кызым да күз алдымда җан бирде…
Янәшәдә әҗәл йөргәндә, унтугыз яшьлек кыз нәрсә уйлый? Фәлсәфи сорау, шулай бит. Ә Мәрьям апа моның җавабын әле дә төгәл хәтерли.
– Бермәл үзеңнең үләсеңне аңлап, шуңа разый буласың икән, – ди Мәрьям әби. – Бөтен кеше кырылганда, үлемнән курыкмый башлыйсың. Әллә ачлык, хәлсезлек шулай итәме, белмим. Күңелдә зур бер үкенеч барлыкка килә: «Авылда яңа өлгергән алмаларны ашый алмадым», – дип уйладым мин. Аннан бигрәк әтине кызгану – үзе ашамыйча, авызыннан өзеп каптырып, безне үстерде, ә без шулай бер‑бер артлы үлеп бетәрбезме? Ул минем кайда күмелгәнемне дә белмәс инде… Ачык һавага карап, менә шулай уйлап ятасың. Йоклап та булмый бит, беткә түзә торган түгел. Апаем, ачлыкка чыдап була ул, кием бетенә – булмый…
Палаткаларда яшәүче хатын-кызларның күпләп үлүе турындагы хәбәр югарыдагыларга барып ирешә. Август урталары була ул. Төнге сәгать икедә, берничә солдат килеп, кызларны үзләре белән алып китә.
– Кичтән безгә җыенып торырга куштылар, – ди Мәрьям әби. – Әмма кая алып барасыларын әйтмәделәр. Солдатлар безне су ярына алып чыкты. Пароходка төялдек тә офыкка таба йөзеп киттек. Пароходның ничек кара төтен чыгарып, үкереп барганы әле дә күз алдымда.
Заводка эшкә дип барган кызлар урманнан әнә шулай котыла. Ә вафат булган дистәләгән яшь кызның гәүдәсе мәңгегә шунда кала. Кызлар төялгән пароход Куйбышевка җиткәч туктый.
– Юлда кайбер кызларның хәле бик авырайды, – ди Мәрьям әби. – Тиф бик зәхмәтле чир ул. Паромга туктап, безне төшерделәр, мунча билеты булмаган кешеләрне яңадан пароходка утыртмыйбыз, диделәр. Шәһәр буйлап мунча эзләп киттек. Таптык, тик якын бара торган түгел – мунчага өч көнлек чират. Чыдар хәл юк, үтереп ашыйсы, эчәсе килә. Тиф иярткән кызлар барган җирдән үк егылып китә. Кире паромга кайттык. Пароходка кертмиләр, дезинфекция бара. Ерак түгел ашханә барлыгын белдек, тик безне анда ашатмадылар. Шулай да кызлар белән ашханә буена тезелешеп утырдык. Азрак вакыт узгач, пешекчеләр безгә су чыгарып бирде. Аннан чиләкләргә тутырылган кәбестә яфрагы чыгардылар. Аларны ташларга әзерләп куйганнар икән. Ул кәбестә яфрагының тәмлелекләре, ашап туя торган түгел иде! Ике тәүлек паромда яшәгәннән соң, безгә пароходка утырырга куштылар. Ни хикмәт, мунча билеты да сорап тормадылар.
ТУГАН ЯККА КАЙТУ
Әнә шулай үлем белән көрәшә-көрәшә, безнең якның бер төркем кызы туган җирләренә кайтып төшә. Дөрес, пароход аларны Кама ярына – Чаллыга кадәр генә алып кайта. Аннан – кем ничек булдыра, шулай өйләренә таралыша.
– Чаллы безгә әллә ни ерак түгел – турыдан егерме чакрымлап кына, – ди Мәрьям әби. – Ул чакта машинар юк бит, ат заманы. Мин үзебезнең авыл кызы Нәгыймә белән идем. Паромнан юлга чыкканчы, тау менәсе бар. Башка вакыт булса, ул тауны уйлап та бирмәс идек, ә монда икебез дә ач, хәлсез. Тауны көч‑хәл белән мендек. Егерме чакрымны җәяү кайтыр чама юк, аякларны көчкә сөйрибез. Нәгыймә белән юл буена чыгып утырдык. Карасак, бер‑бер артлы иярләнгән ике ат килә, иген төягәннәр.
– Абый, зинһар өчен, арбагызга безне дә алыгыз. Кайтып җитәргә чамабыз юк, юл буенда үләбез, – дидек.
Абзый безне күреп шаккатты:
– Нәрсә булды сезгә? Әсирлектән качтыгызмы әллә? – диде.
Без барысын да бәйнә‑бәйнә сөйләп бирдек. Арбасына алды. Ул безне бик кызганды. Куеныннан алып бер түгәрәк ипи чыгарды. Иптәш кызым белән шуны икебезгә урталай бүлеп ашадык. Үзебез ашыйбыз, үзебез: «Туган җирдә үскән арыш ипиен бүтән ашамабыз дигән идек», – дип елашабыз.
Ат иярләгән ир мәрхәмәтле булып чыга. Кызларны авыл башына кадәр кайтарып куя. Алай гына да түгел, хәтта аларга берәр уч иген дә бирә. (Гаҗәп бит, ул чакта, бер уч иген өчен ул ир-атны утыртып куярга да күп сорамаганнар. Тик кызларны кызгану хисе, күрәсең, куркуны да җиңгән!) Арбадан төшеп калган кызлар, туры өйләренә түгел, авыл башындагы чокырга таба йөгерә.
– Кеше күзенә күренергә курыктык, – ди Мәрьям әби. – Күзләр эчкә баткан, гәүдә сөякка калган, юынмаган, бет баскан… Ничек итеп оялмыйча урам буйлап атлыйсың, ди?! Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып кердек. Әти аптыраудан бер мәлгә сүзсез калды. Аннан сабый бала кебек елап җибәрде. Безнең кешелектән чыгып кайту хәбәре тиз арада бөтен авылга таралды. Авылдашлар хәл белергә килә башлады. Рәхмәт яугырлары, нык ярдәм иттеләр. Ул чагында барысы да ач, шулай булса да, күрше‑күлән берәр тәмле ризык пешерсә, миңа да алып керделәр. Әни булмагач, бигрәк тә кызганганнардыр. Хәер, әти бик яхшы кеше иде. Авызыннан беркайчан аракы, тәмәке исе килмәде. Хәленнән килгәнче ул да тәрбияләде. Көн аралаш мунча ягып кертте, беттән арындырды. Сыер савып, көн саен җылы сөт эчертте…
Ниндидер могҗиза белән Мәрьям әбигә тиф иярми. Ә менә аның белән булган авылдашы Нәгыймә, туган авылына кайтып, бер генә атна яши – бакыйлыкка күчә. Соңрак тагын хәбәрләр килеп ирешә – заводка эшкә барган бүтән кызлар да, өйләренә кайткач, озак яшәмәгән… Шул кызлар белән бергә йоклап, бергә ашап яшәгән Мәрьямгә ничек чир йокмаган – могҗиза!
– Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән булган миңа, бөтен сәбәп шунда дип уйлыйм, – ди Мәрьям әби, ул хәлләргә нәтиҗә ясап.
«КАЕНАНАМНЫ РӘНҖЕТМӘСӘҢ, КИЯҮГӘ БАРАМ»
Яшь организм тиз тернәкләнә, санаулы көннәрдән соң, кыз аякка баса. Яңадан колхоз эшенә чыга. 1948 елда үзләренең авылы егете Фаилгә кияүгә чыга. Тик аның белән дүрт кенә ел яшәп калалар – яшь ир, үпкәсе шешеп, вафат була. Кечкенә улы белән Мәрьям тол кала. Каенанасы белән көн итә башлыйлар. Тагын кияүгә чыгармын дигән нияте булмаса да, парлы тормыш насыйп була аңа.
– Алтмышынчы елларда авылга ут кертергә ирләр килде, – дип искә ала Мәрьям әби. – Араларында Гариф исемлесе дә бар иде. Чистай мишәре, яп-яшь, озын буйлы, бик чибәр егет. Авылда бит хатын-кызлар күп, тик ул гел минем тирәдә чуалды. Мин әле аны‑моны уйламыйм, дусларча сөйләшәдер, дим. Ни дисәң дә, яшь аермабыз зур, мин – 1924 елгы, ул 1940 елда туган. Шуннан берсендә бу миңа: «Синең белән бергә буласым килә», – ди.
Тугыз яшьлек улымны какмасаң, әнкәйне рәнҗетмәсәң, яшәрбез, дидем. Менә шулай бер уйламаган җирдән ир хатыны булып куйдым. Улыма карата да, әнкәйгә дә бик йомшак булды. Әнкәй белән аеруча тату иделәр. Гариф үзе акыллы, зирәк кеше иде шул. 2011 елда җирләдем үзен. Елга якын урын өстендә ятты. Анда да бер авырлыгын да күрмәдем. Авыр туфрагы җиңел булсын!
– Алар бер-берсенең авызына гына карап тордылар, – дип сүзгә кушылды Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева. – Гариф абый килгән кеше булса да, авылда зур абруй казанды. Белемле, сабыр иде. Гомер буе тырышып эшләде. Мәрьям апаның ирдән бәхете булды аның, монысы бәхәссез.
Ир белән хатынның уртак балалары булмаган. Гариф абый ракеталар частендә хезмәт иткән, шунда нурланыш алган.
– Гарифка әти булмаска кушканнар, – диде Мәрьям әби. – Минем белән кавышырга теләве дә шуның белән бәйле булгандыр. Баласы булган хатын эзләгән ул. «Бер күрүгә яраттым», – дип тә әйтә иде инде үзе. Хәрби хезмәте турында бик сөйләшергә яратмады ул. Нәкыйпне үз улы кебек тәрбияләде.
Мәрьям әби уңган хатын булган. Колхозда да хезмәт куйган, өйдә маллар да асраганнар, умарта да тотканнар. Илле яшендә әле колхоз умарталыгына эшкә кергән. Ялгызы йөздән артык оя корт караган. Ул чакларны искә алып, әби болай диде:
– Колхозның умарталыгы әрәмәдә, бик матур бура өйләрдә иде. Минем белән корт карарга Гариф та бара. Пенсиягә чыккач та, алты ел эшләттеләр. «Картайдым, кеше табыгыз», – дип, кат‑кат әйтә килгәч кенә, эштән җибәрделәр. Әле бит колхоз умартасыннан тыш өйдә дә кортлар күп иде.
…Менә шундый язмыш. Мәрьям әби, күпме михнәт күрсә дә, тормышны яратудан, аннан тәм табудан туймаган. Яшәү дәрте, кешеләрне яратуы – коточкыч авыр хәлләрдә дә аңа көч биргән. Бүген дә шул көч яшәтә аны! Мәрьям әби кебек көчле рухлы кызлар, хатыннар тылның терәге, таянычы булган, җиңүне якынайтырга булышкан.
Мәрьям Гарипованы 95 яшьлек юбилее белән котларга туганнары-якыннары җыелган, шулай ук Сарман районы җитәкчелеге вәкилләре дә килгән. (Фотода: уңнан беренче – улы Нәкыйп.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев