Сарман районыннан ике проект социаль проектлар конкурсында катнаша
Республикада, шул исәптән безнең районда да, инде традициягә әйләнгән "Бердәм Россия" көннәре" быел да узды. Очрашуларга килгән халык районда тормыш-көнкүрешне яхшырту буенча эшләнгәннәрне бәяләп, бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Май ахырында "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе политсоветы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә халык проектларына булышлык күрсәтү инициативасы белән чыкты....
Республикада, шул исәптән безнең районда да, инде традициягә әйләнгән "Бердәм Россия" көннәре" быел да узды. Очрашуларга килгән халык районда тормыш-көнкүрешне яхшырту буенча эшләнгәннәрне бәяләп, бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Май ахырында "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе политсоветы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә халык проектларына булышлык күрсәтү инициативасы белән чыкты.
Әлеге инициатива Республика Хөкүмәтендә дә яклау тапты һәм 16 июньдә Министрлар Кабинеты муниципалитетларның иң яхшы проектларын финанслау турында карар кабул итте.
- Һәр район конкурс комиссиясенә ике иң яхшы проект тәкъдим итә ала, - диде бу уңайдан 3 июльдә "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятендә уздырылган пресс-конференциядә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов (проектны икътисад министрлыгы финанслый). - Грант фондының гомуми күләме 35 миллион сум тәшкил итә. Әмма проектларны финанслауда муниципалитетлар үзләре дә катнашачаклар: алар проектлар бәясенең кимендә 40 процентын күтәрергә тиешләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә - 1 миллион сум, лауреатларга 580 мең сум ярдәм биреләчәк.
Пресс-конференциядә ун җиңүче һәм кырык өчләп лауреат сайлап алынуы күздә тотылуын әйттеләр. Бу - бер генә район да игътибарсыз калмас, дигән сүз.
- Социаль проектларның тематикасы гаять киң, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, журналистлар алдында чыгыш ясап. - Нигездә алар территорияләрне төзекләндерү - ишек алды мәйданчыклары ясау, парклар, скверларны матурлау белән бәйле. Әмма арада территорияләрне танытуга юнәлтелгәннәре дә бар.
Конкурс өч этапта узачак. Аның беренчесе 2 июльдә төгәлләнде инде. Районнарда җиңгән проектлар хәзер Казан, Алабуга һәм Әлмәттә ярыша. Финал 15 августта булыр дип көтелә. Проектларның нәтиҗәләре дә озак көттермәс, дип ышаныйк.
Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге баш белгече Роза Гилева:
- Районнан социаль проектлар конкурсында ике проект катнаша. Аларның берсе - "Бакыр тау" форумы. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан тәкъдим ителгән бу проект районны гына түгел, республиканы халыкара туризм базарына чыгаруны күздә тота. Форум барышында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр уздыру, туризм продукциясе, "Халык һөнәрләре осталары" күргәзмәләре оештыру планлаштырыла. Алга таба форум районның туристик потенциалын нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәчәк.
Балалар үзәк китапханәсе конкурста "Кояшлы дөнья" ("Солнечный мир") дигән проект белән катнаша. Ул балалар һәм әти-әниләр бергәләп шөгыльләнә, буш вакытларын үткәрә алырдай гаилә үзәге булдыруны күздә тота. Китапханә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, социаль яклау, сәламәтлек саклау учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Китапханәчеләрнең балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Гаилә үзәгендә уздырылучы чаралар балаларга талантларын ачарга булышлык итәр, ә әти-әниләр үзара аралашып, белгечләр белән әңгәмәләр үткәреп, булган проблемаларны чишә алырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев