САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында, теләсәң, эш табарга була

Мал-туарларын көтүгә озату белән, авыл халкы эшкә җыена башлый. Күбесе машиналарына утырып, Сарман, Җәлил, Чаллы һәм Әлмәткә юл тоталар. Авылларында гына калырлар иде дә, колхозлар таратылган, мәктәпләр ябылган. Авылда эш юк. Бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе - эшсезлек. Дөньяда 2013 нче елда эшсезләр саны 207 миллион дип исәпләнә, шуның...

Мал-туарларын көтүгә озату белән, авыл халкы эшкә җыена башлый. Күбесе машиналарына утырып, Сарман, Җәлил, Чаллы һәм Әлмәткә юл тоталар. Авылларында гына калырлар иде дә, колхозлар таратылган, мәктәпләр ябылган. Авылда эш юк.
Бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе - эшсезлек. Дөньяда 2013 нче елда эшсезләр саны 207 миллион дип исәпләнә, шуның 4,5 миллионы - Россиядә. Бу, әлбәттә, рәсми мәгълүматлар гына, чынбарлыкта, бу саннар күпкә күбрәк.
Безнең районда барлыгы 21067 эшкә яраклы халык яши.
Зөлфия Сафина, Сарманның эш һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе:
- Бүгенге көндә үзәктә барлыгы 244 эшсез кеше исәптә тора, шуларның 157 се - хатын-кызлар, 87 се - ир-атлар. 38 кеше - югары белемле. Теркәлгәннәрнең 58 е кыскартылу нәтиҗәсендә эшсез калган, ә 98 е үз теләге белән эштән киткәннәр.
Үзәккә теркәлүчеләр арасыннан быел 61 кеше укырга җибәрелде. Укырга теләүчеләр әлеге һөнәрләрне үзләштерә алалар:
- нефть һәм газ табу операторы;
- "Д" категорияле машина йөртүче;
- чәчтараш;
- сату эшләре буенча менеджер;
- маникюр ясаучы;
- бухгалтер (1 С программасы буенча уку);
- сакчы;
- җир асты скважиналары ремонтлау буенча оператор һ.б.
Укулар бушлай, шулай ук укыган вакытта стипендия дә түләнә.
Декретта булган хатын-кызлар өчен квалификация күтәрү яки яңадан уку программасы да эшләп килә . Үз эшен ачып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү программасы да гамәлдә.
Лилия, 25 яшь:
- Эш таба алмыйча йөргәннән соң, Сарманның эш һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлдем һәм үзмәшгүльлек программасы буенча эшмәкәр статусын алдым. Ләкин эшмәкәр буларак уңышка ирешә алмадым. Аннан Чаллыда заводка урнаштым, йөреп эшлисе булды. Көнаралаш булса да, бик арып кайта идем. Юл йөрү дә үзенекен итә, өйгә кайтып кергәндә, бер нәрсәгә хәл калмый иде. Хәзер Сарманда эшлим, хезмәт хакы әз инде, ләкин буш вакытым күбрәк кала.
Әлфия, 47 яшь:
- Советлар Союзында эшсезләр юк, берәм-сәрәм "тунеядец"лар гына очрый иде, ягъни эш була торып та, эшләргә теләмәүчеләр. Уку йортларын тәмамлау белән, яшьләр "распределение" буенча эшкә урнашалар иде. Кызганыч, безнең балаларга еллар буе эш эзләп йөрергә туры килә.
Илназ, 22 яшь:
- Мин быел Алабугада федераль университетның рус филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамладым. Аннан мәктәпкә барып караган идем: "Әлегә безгә рус телчеләре кирәк түгел", - диделәр. Эзли торгач, редакциягә эшкә урнаштым. Монда эшкә керүемә бик шатмын.
Район статистика бүлеге мәгълүматлары
Бүгенге көндә район буенча уртача хезмәт хакы - 24058 сум.
Укытучылар - уртача 31350,
авыл хуҗалыгында эшләүчеләр - 14164,
нефтьчеләр - 35679,
сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр -15375 сум хезмәт хакы ала.
Дөньякүләм эшсезлекнең киң таралуының сәбәпләре бик күптөрле, аның белән көрәшү чараларының берсе - яшьләрнең соралган һөнәрләр буенча белем алулары.
Соралган һөнәрләр
- эшче һөнәрләр;
- сату буенча менеджерлар;
- инженерлар;
- машина йөртүче.
Эш бирүчеләр өчен мәгълүмат
15 нче июльдән эшкә чакыру турындагы белдерүләрдә яшьне, җенесне, гаилә хәлен, милләтен, тән төсен, сөйләм телен, яшәү урынын, динен һәм башка эшкә кагылышы булмаган сыйфатларны күрсәтү тыела. Закон авторлары, шул рәвешле хезмәт базарындагы хәл яхшы якка үзгәрер, дип ышаналар. Хокук бозучы физик затларга - 500 дән 1000 сумга кадәр, ә юридик затларга 10000 нән 15000 гә кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев