Сарман районында табигатьне саклауга зур игътибар бирелә
Ел саен 5 июньдә дөньяның 100 дән артык илендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Бу дата календарьга 1973 елда кертелгән иде. 2000 елда нәкъ шушы көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының "Әйләнә-тирә мохитнең меңьеллыгы, хәрәкәт итә башларга" ("Тысячелетие окружающей среды, приступить к действию") дигән программасы старт алды. Бу әйләнә-тирә мохитне...
Ел саен 5 июньдә дөньяның 100 дән артык илендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Бу дата календарьга 1973 елда кертелгән иде. 2000 елда нәкъ шушы көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының "Әйләнә-тирә мохитнең меңьеллыгы, хәрәкәт итә башларга" ("Тысячелетие окружающей среды, приступить к действию") дигән программасы старт алды. Бу әйләнә-тирә мохитне саклауда кешеләргә кешелекнең ролен тагын бер кат искә төшерү булды.
Районда да тирәлекне, табигатьне саклауга зур игътибар бирелә. Ел саен агачлар утыртыла, табигый һәйкәлләр торгызыла һәм башкалар эшләнә. Ә чишмәләр төбәгебездә аеруча кадерләнә. Алар даими төзекләндерелеп торалар, яңа чишмәләргә дә юллар ачыла. Быел, мәсәлән, республика программасы нигезендә һәм нефтьчеләр ярдәмендә "Бүзат" чишмәсен төзекләндерү күздә тотыла. Ә югарыдагы рәсемдә сурәтләнгән Иске Әлмәт авылындагы "Олы Яр" чишмәсен ачу тантанасы моннан нәкъ биш ел элек авыл Сабан туе көннәрендә үткәрелгән иде. "Олы Яр" районда төзекләндерелгән чишмәләрнең 69 нчысы булды. Ул Җәүдәт һәм Хафиз Салиховлар ярдәме белән төзекләндерелде.
"Су, Һава һәм Җир - бел чылбыр. Шуның берсе генә сәламәт булмаса да, кеше дә сәламәт булмый", - дигәннәр борынгылар. Әйе, табигать тудырган бөтен тереклек ияләре яшәргә хаклы. Алар бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Кайсын гына юк итсәң дә, табигатькә һәм соңыннан нәтиҗәдә үзебезгә зыян килә. Көмеш сулы чишмәләребезне, мул сулы елгаларыбызны, җиләкле, гөмбәле урманнарыбызны киләчәктә дә саклыйк һәм яклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев