САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман районында өмәләр үтте

Бүген районда өмәләр үтте. Сарманда да меңнән артык кеше тырма, сәнәк күтәреп, иртәдән үк үзләренә беркетелгән участокларга юнәлде. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин әйтүенчә, өмәгә барлык оешма-учреждение хезмәткәрләре чыккан. Алар, төркемнәргә бүленеп, Саз елгасы ярларын, Сарманан Әлмәткә чыгып китә торган юлны, Кара Каршы чишмә буйларын, зиратны һәм...

Бүген районда өмәләр үтте. Сарманда да меңнән артык кеше тырма, сәнәк күтәреп, иртәдән үк үзләренә беркетелгән участокларга юнәлде. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин әйтүенчә, өмәгә барлык оешма-учреждение хезмәткәрләре чыккан. Алар, төркемнәргә бүленеп, Саз елгасы ярларын, Сарманан Әлмәткә чыгып китә торган юлны, Кара Каршы чишмә буйларын, зиратны һәм башка урыннарны чистартканнар. Агрофирмалар, "Благоустройство" җәмгыяте техника белән ярдәм иткән.

Зиратны карап торучы Ринат Ногманов та анда башкарылган эшләрдән бик канәгать.

- Иске агачлар киселде, күп чүп-чар чыгарылды, - ди ул. Килгән учреждение хезмәткәрләренә, мәчеткә йөрүчеләргә рәхмәтле булуын әйтә.

Өмәләр турында тулырак материалны газетаның алдагы саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев