Сарман районында мәктәп укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме якынлаша
Мәктәп еллары. Яратып бетермәгән кайбер фәннәре, өеп-өеп биргән өй эшләре, борчылып көткән имтиханнары булса да, гомеребезнең иң күңелле, күпме еллар үткәч тә сагынып искә ала торган чоры ул. Арттагы партада утырган малайның чәч толымыңнан тартып үчекләве дә, өйрәнеп килмәгән дәресең өчен куелган икеле дә, башка күңелсезлекләр дә олы тормыш юлы...
Мәктәп еллары. Яратып бетермәгән кайбер фәннәре, өеп-өеп биргән өй эшләре, борчылып көткән имтиханнары булса да, гомеребезнең иң күңелле, күпме еллар үткәч тә сагынып искә ала торган чоры ул.
Арттагы партада утырган малайның чәч толымыңнан тартып үчекләве дә, өйрәнеп килмәгән дәресең өчен куелган икеле дә, башка күңелсезлекләр дә олы тормыш юлы тузанының иң вак бөртекләре булып, югалып калалар. Моны балачактан китеп, тормыш мәшәкатьләренә чумгач кына аңлыйсың. Мәктәптән озатканда, сез инде зурлар, олы тормышка аяк басасыз, дигән сүзләрне җиңелчә кабул итәсең, киләчәктә дә безне җитәкләп баручы укытучыларыбыз, җилкә куярлык сабакташларыбыз, сер сыярлык дусларыбыз гел янәшә булырлар кебек тоела. Шулай да, юк-юкта бу гамьсез балачакның кире кайтмаслыгын уйлап куясың да, моңсу булып китә. Соңгы кыңгырау бәйрәме якынлашкан көннәрдә бу хис аеруча көчәя.
Без мәктәптә укыган, тәмамлаган елларда, бүгенге кебек, һәркемдә фотоаппарат та, айфоннар да, башкалары да юк иде. Ә хәзер, истәлеккә дип, рәхәтләнеп төш кенә, махсус альбомнар да ясыйлар. Әле урамда Сарман урта мәктәбен тәмамлаучы кызларны очраттык. Ак алъяпкычларын киеп, бантлар тагып, фотога төшәргә чыкканнар. Без дә аларның берничә мизгелләрен "эләктереп" алдык. "Бәйрәмебез бик матур булачак, килегез", - диделәр алар, укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерүне сорадылар, имтиханнар тапшыручыларга исә уңышлар теләделәр.
Әйе, тагын бер сыйныф өчен соңгы кыңгырау чыңлар чак җитте. Бу бәйрәм көнендә, урамнан чәчәк бәйләмнәре тотып барган укучыларны күреп, күпләребез үзләренең бәйрәмен искә төшерә, уйларында балаларыныкында булып кайта. Сарманнан Люция апа Зиннурова да үз хатирәләре белән уртаклаша:
- Сез, исегездә калган соңгы кыңгырау юкмы, дигәч, югалып калдым. Берсе генә дә, бер дә онытылмаган .Әлбәттә, элек узганнар белән хәзергеләр арасында - җир белән күк аермасы. Ләкин һәрберсендәге яктылык, сафлык, өмет, хыяллар - бар да хәтердә. 1960 елгы бәйрәмдә директор Гыйбадуллин Сәхип абый (искиткеч шәп математик иде), Гәптраупова Фәния, Гарифуллина Мөнәвәрә апалар әле дә - күз алдымда. Концерт-тантаналар булмады. Үзебез озак кына сөйләшеп, соң гына таралыштык. Без, Иске Кәшергә төрле авыллардан җыелган унбер бала, әле бүген дә бер-беребезне бик якын итеп искә алабыз. Кызымның, улымның бәйрәмнәре Сарманда узды. Улым тәмамлаганда ясаган чыгышымдагы
"Юлларыңның кайсы җирләр аша
Узачагын белсәмме, улым,
Ташын түгел, тузан калдырмыйча,
Юып алыр идем бар турын", - дигән юлларын әйткәндә, күпләр күз яшьләрен сөрттеләр. Ул көнне әниләр күңеле нечкәргән, хисләнгән була.
Бик эчтәлекле, бик бай әзерләнгәне узган ел оныгым Гөлгенә тәмамлаганда булды. Барыбыз өчен дә гаҗәеп матур, онытылмаслык хатирә булып калырдай бәйрәм үзеннән-үзе генә килми. Рәхмәт оештыручыларга. Алга таба тагын да яктыраклары булсын.
Туган ягым - Сарман,
Зәңгәр таулар,
Ишетәсезме! Бераз тын калып,
Тыңлыйк әле көмеш кыңгырауның
Тантанага чакырып чыңлавын.
Барчагызга көмеш чыңнар бүген
Бары шатлык кына өстәсен,
Уңышларга, елмаерга дәшеп,
Әй, кыңгырау, ел да чыңла син!
Гөлназ Тимербаева, Сарман гимназиясенең 11 нче А сыйныфы укучысы:
- Иңнәрдә, нәкъ беренче тапкыр мәктәпкә килгәндәге кебек үк, ак алъяпкыч, ак бантиклар. Ә без - беренчегә кергәндәге тиктормас, шук малайлар, кызлар урынына барыбыз да - буй җиткән җитди егетләр һәм кызлар. 11 ел буе бөтен көчләрен куеп, безнең өчен янып-көеп белем биргән мөлаем укытучыларыбыз һәм әти-әниләребез, сезгә чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Беренче укытучыларым Рузилә Расиховна һәм Гөлнара Әкмәлетдиновнага да - эчкерсез рәхмәтләрем. Ирешкән уңышларымда сезнең дә өлешегез бик зур. Сыйныф җитәкчебез Гөлия Латыйповна, хөрмәтле укытучыларыбыз! Шуклык, шаянлыкларыбыз өчен сездән гафу үтенәбез. Киләчәктә дә сез - безнең, ә без сезнең таянычыгыз булырга язсын.
Сүз уңаеннан
Соңгы кыңгырау бәйрәме күпмегә төшә:
Кыңгырау - 20-25 сум
Тасма - 100 сум
Бантик (икесе) - 200 сум
Алъяпкыч - 300 сум
Гольфы - 50 сум
Костюм-чалбар - 3500-4500 сум
Аяк киеме - 600-2500 сум
Барлыгы - 4770-7675 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев