Реклама
Җәмгыять
Сарман районында көпчәкләрне алыштырыр чак җитте
Татарстанда кар озак кына яумыйча торды. Инде декабрь җитә, дигәндә, кыш билгеләре күренә башлады: кар, җил, түбән температура, бозлавык. Димәк, автомобильнең җәйге көпчәкләрен кышкыларга алыштырыр вакыт. Тик аны ничек дөрес сайларга соң? Һәрбер автомобиль сөюче белә - кыш җиткәч, автомобиль шиннарын алыштырырга кирәк. Әлбәттә, кыш буе җәйге көпчәк белән йөрүче...
Татарстанда кар озак кына яумыйча торды. Инде декабрь җитә, дигәндә, кыш билгеләре күренә башлады: кар, җил, түбән температура, бозлавык. Димәк, автомобильнең җәйге көпчәкләрен кышкыларга алыштырыр вакыт. Тик аны ничек дөрес сайларга соң?
Һәрбер автомобиль сөюче белә - кыш җиткәч, автомобиль шиннарын алыштырырга кирәк. Әлбәттә, кыш буе җәйге көпчәк белән йөрүче тәвәккәл кешеләр дә бар. Тик бу - бит үзеңне генә түгел, башкаларны да куркыныч астына кую. Шуңа шиннарны, сезонга карап, алыштыру мөһим.
Хәзер кышкы көпчәкнең төрледән-төрлеләре бар. Түбән температура булганда, кыен һава шартларында куркынычсызлыкны арттыра торган шиннар махсус сырлы протектор белән җиһазланган. Ул машинаны бозлавыкта, карда, җебегән карлы юлда чайкалмый торган итә.
Шулай ук кышкы көпчәкнең юлда таеп китүгә каршы шиплар белән тәэмин ителгәннәре дә очрый. Тик мондый шиннарны шәһәр артында яшәүчеләргә һәм күбесенчә бозлавыкта йөрергә мәҗбүр булган шоферларга гына киңәш итәләр, чөнки коры асфальтта аның шиплары юл белән кагылуны шактый киметә. Димәк, юл һәлакәте куркынычы арта.
Белгечләр шиннарны кышкыга, беренче бозлавыклар башланганчы, көнлек температура +7 градус булганда ук, алыштырырга кушалар. Тик бу таләпкә колак салучылар аз, шуңа күрә беренче бозлавыклар башлангач, күп юл һәлакәтләре теркәлә.
Кышкы көпчәкне дөрес саклау да мөһим роль уйный. Моның өчен вакыт һәм урын гына түгел, кайбер белемнәр дә кирәк. Гаражы булмаган кешеләргә махсус компанияләр кышкы шин-нарны саклау буенча ярдәм күрсәтә. Әгәр дә инде сез аларны үзегез саклауны кулай күрәсез икән, шуларны истә тотыгыз: кояш нурлары төшә торган, югары дымлылык булган һәм төрле җылыткычлар торган урыннарда кышкы көпчәкне сакларга ярамый.
Шуны онытмагыз: кышкы көпчәк куркынычсызлыктан тулысынча арындырмый, ул бары тик карлы-бозлы вакытта юлда йөрүне уңайлаштыра. Барысы да сездән тора. Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев