Сарман районында балалар бакчаларын үзгәрешләр куркытмый
Киләсе елдан мәгариф өлкәсендә яңа федераль закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә бер балага туры килгән гомуми чыгымнарны өч кисәккә бүлеп карау күздә тотыла. Беренчесе - укыту хезмәтләренә булган финанс чыгымнары (педагогларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, укыту әсбаплары, күргәзмә материал белән тәэмин ителеш - аларга хөкүмәт субвенциясе...
Киләсе елдан мәгариф өлкәсендә яңа федераль закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә бер балага туры килгән гомуми чыгымнарны өч кисәккә бүлеп карау күздә тотыла.
Беренчесе - укыту хезмәтләренә булган финанс чыгымнары (педагогларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, укыту әсбаплары, күргәзмә материал белән тәэмин ителеш - аларга хөкүмәт субвенциясе каралган); икенчесе - милек чыгымнары - алары җирле бюджеттан, һәм өченчесе - ата-аналар түләве - бала тәрбияләү белән бәйле чыгымнар. Соңгысы үз эченә тәрбияләнүчеләрнең туклану, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, хезмәт хакы түләү фонды чыгымнарын ала. Менә шул максатларга, гаиләдәге бер кеше башына туры килгән керемгә карап, өлешчә өстәмә компенсация түләүне нәкъ менә яңа елдан кертү турында республикада карар кабул ителгән. Аны хисаплау тәртипләре турында без газетаның алдагы саннарында язып чыккан идек инде. Компенсация билгеләү функцияләре җирле социаль яклау органнарына йөкләнә. Районда аның белән Республика матди ярдәм үзәгенең 37 нче бүлекчәсе шөгыльләнә. Бүлекчә белгечләре җирлекләрдә булып, әти-әниләр белән очрашалар, консультацияләр үткәрәләр, компенсация өчен тиешле документлар туплыйлар. Элегрәк ата-ана взносын компенсацияләү түләнгән суммадан исәпләнсә, 1 сентябрьдән түләүнең уртача суммасыннан чыгып, исәп-хисап ясалачак. Бу - федераль закон таләбе.
Уртача размер республика Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнәчәк. Шунысы да әһәмияткә лаек: ата-ана взносы күләме мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенең төренә, баланың яшенә, бакчада булу вакытына, гаиләдәге бала санына бәйле. Бүгенге көндә республикада Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә электрон хезмәт күрсәтү проекты эшләнә ("Электрон калькулятор"). Аның ярдәмендә түләнәчәк компенсация күләмен белеп булачак. Кеше башына туры килгән керемнәре 10 меңгә кадәр булган гаиләләргә ата-ана взносларын икегә бүлеп кертү мөмкинлеге булачак. Беренче өлешен түләгәннән соң, компенсация алгач, әти-әни икенче өлешен кертергә тиеш була.
Үзгәрешләр уңаеннан төрле фикерләр йөри: түләү бәяләре арту кемнедер куркуга салган, кемдер дәүләт ярдәме булганда, җае чыгар әле, дип өметләнә. Шул уңайдан, без әти-әниләр белән сөйләшеп алдык.
Лилия, эшмәкәр:
- Түләүдәге үзгәрешләрне бик авыр кабул итмәдек. Аңларга тырышабыз. Чыннан да, көн саен бәяләр күтәрелгән заманда, бер бу өлкә генә элеккечә калмас инде. Күпме генә зарлансак та, балалар бакчаларыннан башка яшәп булмый. Үзебез көне буе эштә: иртә китәбез, соң кайтабыз. Балалар өчен күңел тыныч: режим белән ашыйлар, йоклыйлар, уйныйлар, төрле шөгыльләр үтәләр.
Рузилә, сатучы:
- Икегә бүлеп түләгән очракта, компенсациянең үз вакытында кайтасына ышанмыйм. Күп балалы яки ялгыз бала тәрбияләүчеләр өчен бу бик күп кыенлыклар тудырыр, минемчә.
Чулпан, эшсез:
- Бу күләмдә түләү бәясе арту гаҗәпкә салды. Бу - безнең өчен бик күп. Барыбер өйдә утырам, баланы да бакчага илтеп торасы булмас инде.
Кәримә Абзалова, бакча мөдире:
- Бәяләр артуга реаль карарга кирәк. Ныклап төшенсәң, элекке белән хәзергесе арасында артык аерма юк кебек. Чөнки арткан өлешенә дәүләт ярдәме күрсәтелә бит, алар ата-анага кире компенсация рәвешендә кайтарыла. Шактый еллар эш тәҗрибәмнән дә чыгып әйтә алам: торган саен шартлар яхшыра, хөкүмәткә рәхмәт, ярдәм итү җаен да чыгарып торалар.
Альфира Шәрифуллина, мәгариф бүлеге баш белгече:
- Һәрбер яңалык авыррак кабул ителә инде ул. Ләкин бүгенге үзгәрешләр - заман таләбе. Бер урында тору мөмкин түгел. Балалар бакчаларында җыелышлар узды, төрлечә фикер йөртүчеләр бар, шулай да без әти-әниләргә аңларга тырышулары өчен рәхмәтле.
Ничек кенә фикер йөртсәк тә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең бала тәрбияләүдә әһәмияте зур. Бер әби дә, бераз оныгын караганнан соң, пенсиямне биреп барам, берүк бакчага гына йөрсен, дип, юкка гына әйтмәгәндер. Гомер иткән, сабырлыкта сыналган олы кешенең шушы сүзләреннән үз иңнәрендә җаваплы йөкне тартучы тәрбиячеләрнең хезмәтен бәяләве кыен түгел. Сөйләшүебезне моның белән генә төгәлләмибез, хөрмәтле газета укучылар, үзгәрешләр буенча сорауларыгыз булса, редакция почтасына хат аша юллый аласыз, www.sarman-rt.ru сайтында да фикер уртаклашырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев