Сарман районы командалары хоккей ярышларында катнашалар
Бу көннәрдә Сарманның шугалаклары да буш тормый - авыл җирлекләре командалары арасында "Татнефть" җәмгыяте кубогына алкалы хоккей буенча ярышлар бара. "Район данын бу ярышларда Сарманның "Олимп" һәм "Старт" командалары һәм Мортыштамакның "Волна" командасы яклый, - ди Сарман гимназиясенең "Олимп" командасы тренеры Валерий Кузьмин. - Финал ярышлары февральдә үтәчәк. Ярышларга башка...
Бу көннәрдә Сарманның шугалаклары да буш тормый - авыл җирлекләре командалары арасында "Татнефть" җәмгыяте кубогына алкалы хоккей буенча ярышлар бара. "Район данын бу ярышларда Сарманның "Олимп" һәм "Старт" командалары һәм Мортыштамакның "Волна" командасы яклый, - ди Сарман гимназиясенең "Олимп" командасы тренеры Валерий Кузьмин. - Финал ярышлары февральдә үтәчәк. Ярышларга башка шәһәр, районнарга йөрү өчен транспорт табу гына проблема тудыра".
Ял итүчеләргә килгәндә, гимназия ишегалдында урнашкан шугалакка көн саен даими рәвештә 30-40 кеше йөри, бәйрәм чорында исә аларның саны бермә-бер арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев