«Сарман районында бер генә дәүләт программасының да үтәлми калганы юк», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
11 август көнне районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән бергә район басуларын вертолеттан карап, урак эшләренең барышы белән танышты. Кунакларны Сарман җирендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Алар арасында республика Рәисенең Территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе начальнигы Илнур Гарипов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, районыбыз инвесторы – «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар бар иде.
Мәртәбәле кунакларны сарманлылар чәк-чәк белән каршы алдылар.
Алар килүгә, «Нөркәй» агрофирмасы басуларында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе, шулай ук район оешмаларының ирешкән уңышларын чагылдыручы күргәзмәләр оештырылган иде.
Беренче тукталыш «Россельхозцентр» учреждениесенең район филиалы палаткасы янында булды. Филиал начальнигы Рамил Нәҗметдинов кунакларны төбәгебездә җитештерелә торган культуралар белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев терлекчелек тармагының эшчәнлеген яктыртты.


«Агрокөч» җәмгыятенең үсемлекчелек бүлеге начальнигы Альберт Шәрипов агрофирмаларның күрсәткечләренә тукталды. «Светводканал» җәмгыяте һәм хәзерләүләр конторасы директоры Дамир Галиев грантка откан техникалары һәм үзләрендә хәзерләнә торган товарлар турында сөйләде.
Авыл хуҗалыгы, шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының, шул исәптән Сарман икмәге, ите, суы, балы, чәе һәм башка азык-төлек продукциясе әзерли торган оешмаларның һәм эшмәкәрләрнең эшчәнлекләре дә республика башлыгында зур кызыксыну уятты. Ул продукцияләрне җитештерү, сату мәсьәләләре турында сорашты, тәкъдимнәрен җиткерде. Шушы ук очрашу кысаларында күпләп сөт җитештерүче 5 шәхси хуҗалыкка саву аппаратлары тапшырды.


Хәрби тугандашлык төркеме әгъзалары, махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты, хәрби операциягә гуманитар ярдәм күрсәтүче волонтерларның хезмәтен югары бәяләде. Төрле конкурсларда җиңү яулаган мәктәп укытучылары, үзәк китапханә, район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, «Алдынгылар Хәрәкәте» егетләре һәм кызлары, «КамАЗмастер» командасы әгъзасы – дөнья күләмендә танылган райондашыбыз Алмаз Әхмәдов һәм башкалар белән очрашу да кунакларга районның төрле тармакларда ирешкән уңышларын күзалларга мөмкинлек бирде.



Иң соңыннан Рөстәм Нургали улы район активы, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Фәрит Мөнәвир улы районда тормышка ашырыла торган проектларга тукталды, кыскача урак эшләренең барышы белән таныштырды.
– Район территориясендә «Агрокөч» җәмгыятенә караучы – 3, «Чаллы икмәге» җәмгыятенә караучы 1 агрофирма эшли. Бүгенге көндә арыш һәм борчак суктырылып бетте, бодай басуларында эш ахырына якынлаша. Уртача уңыш 45 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләре 32 процент мәйданда төгәлләнде. 26 мең гектарда техник культуралар – чөгендер, көнбагыш, рапс һәм гәрчич игелә. Игенчеләр һәр минутның кадерен беләләр, нәтиҗәле итеп файдаланып калырга тырышалар, – диде ул.
Марат Җаббаров район эшчәнлеген уңай яктан бәяләде.
– «Агрокөч» гамәлгә ашырган һәм 2000 башка исәпләнгән яңа проект район өчен уңай булды, сөт җитештерү белән бәйле ситуация тотрыклылана, ярты елда акча кереме дә плюс белән бара. Сарман районы барлык дәүләт программаларында, грант проектларында актив катнаша, – диде ул.
Министр шәхси хуҗалыкларга һәр сыерга бирелә торган 3600 сум күләмендәге дәүләт субсидиясен киләсе ел башыннан 10 мең сумга җиткерү күздә тотылганын да билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов юллар мәсьәләсе белән дә кызыксынды.
– Юллар буенча районда күп эшләдек һәм әле тагын шактый эшлисе бар. Бүгенге көндә Сарман–Җәлил юлында зур күләмле төзү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. Авыллар арасындагы юлларга да игътибар кирәк, – дип җавап бирде Фәрит Мөнәвир улы.
Очрашуга йомгакны Рөстәм Миңнеханов ясады.
– Сарман районында бер генә дәүләт программасының да үтәлми калганы юк. Игенчеләргә дә урып-җыю эшләрендә уңышлар телим, – диде ул, төбәгебез эшчәнлегенә югары бәя биреп.
Республика башлыгы авылларда терлек санын саклап калырга кирәклеген дә билгеләп үтте.

Аннан соң районыбыз кунаклары Юлтимер авылында Рөстәм Гыйбадуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, товарлыклысөтчелек фермасының эшчәнлеге белән таныштылар. Бүгенге көндә анда 98 мөгезле эре терлек асрала, бер тәүлеккә 609 килограмм сөт савыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев