Сарман нотариусы яхшы эшли
"Акка кара төшсә югалмый", - дигән татар халкы, ә инде аны нотариус раслап та куйса, бу кәгазьнең бәһасе бермә-бер арта. 1993 елда Нотариат турында закон нигезләре кабул ителгәннән соң, Нотариат дәүләтнеке булудан туктый. Җитмеш бер илдә, шул исәптән Россиядә дә, Латин нотариаты системасы кертелә. Латин нотариатының төп шартлары: - дөреслекне...
"Акка кара төшсә югалмый", - дигән татар халкы, ә инде аны нотариус раслап та куйса, бу кәгазьнең бәһасе бермә-бер арта.
1993 елда Нотариат турында закон нигезләре кабул ителгәннән соң, Нотариат дәүләтнеке булудан туктый. Җитмеш бер илдә, шул исәптән Россиядә дә, Латин нотариаты системасы кертелә.
Латин нотариатының төп шартлары:
- дөреслекне ярат;
- шикләнсәң, эшкә алынма;
- түземле бул;
- законнан чыкма;
- намус белән киңәш ит;
- әхлаклы бул;
- исеңдә тот, синең миссия - кешеләр арасындагы низагларны булдырмау.
- Нотариус хезмәте - минем миссия, дип уйлыйм, - ди Сарман нотариусы Рәисә Сәлахова. - Эшли башлаганда, авырлыклар булды, әлбәттә, эшләр дә бик күп җыелган иде, хәзер җайга салынды, чиратлар да юк. Документыңны калдырып китәсең дә, әзер булгач, килеп аласың. Барлык консультацияләр бушлай. Кешеләр безгә кагылышы булмаган сораулар белән килгәндә дә, җавап бирәбез, кире борып җибәреп булмый инде.
Бүгенге көндә Сарман нотариусына өч кеше булыша - Лилия Сәлахова, Клара Петрова, Айсылу Караметдинова. Эш бүлмәләре якты, иркен. Хезмәткәрләр игътибарлы, төгәл, ярдәмчел.
Нотариуслар башкара торган барлык хезмәтләрне санап чыгу мөмкин түгел. Алар килешүләр, васыятьнамәләр, ышаныч язулары, имзаларны һәм документларының күчермәләрен раслау, балигъ булмаган балага чит илгә чыгу, ир яки хатыннан килешү ясауга ризалык бирү, мирас эшләрен рәсмиләштерү һәм башка нотариус вәкаләтендә булган хезмәтләр күрсәтәләр.
Зәкия Миңнехуҗина, Сарман авылы:
- Иптәшем үлгәч, нотариуста документлар рәсмиләштереп йөрергә туры килде. Шаккаттым, шундый ачык итеп каршы алдылар. Бөтенесен бәйнә-бәйнә аңлатып, бөтен документ эшләрен эшләп бирделәр. Бик мәгънәле кешеләр эшли икән анда.
Нур Сафин, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы:
- Үзебезнең эшебездә икеләнүләр, шик туган сораулар булса, шунда ук Рәисә Рифкатовнага мөрәҗәгать итәбез. Эш урынына барасыңмы, телефон аша чыгасыңмы, ул һәрвакыт үзенең төпле һәм акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Кешегә файда булсын, дип эшли ул, чакыргач, авылларга да килә. Авыл халкы нотариусыбызның эшеннән бик канәгать.
Нотариус үзе дә, хезмәткәрләре дә эшләрен яратып эшлиләр. Даими үзгәреп торган законнарны өйрәнеп, белемнәрен яңартып торалар. Оешмалардан документлар сорап алу электрон рәвештә башкарыла. Башка хокук органнары белән берлектә "түгәрәк өстәл" артында фикер алышулар оештыралар. Рәисә Сәлахова "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясендә дә бик теләп катнаша.
Дәүләтнеке булмаган нотариат хезмәткәрләрен 20 еллык юбилейлары белән котлыйбыз. Халык өчен мөһим эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Сүз уңаеннан
Нотариус һөнәре турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр 1760 елда патша Хаммурапи кодексында телгә алына. Әлеге законнар җыентыгы зур кара ташка чукып язылган була. Бүгенге көндә бу ташны Парижда Лувр музеенда күрергә мөмкин. Нотариатның үсүенә, камилләшүенә фәлсәфәчеләр Аристотель, Плутарх, Рим императоры Цицерон, Византия императорлары Теодос Икенче, Юстиниан һәм башка бөек шәхесләр зур өлеш кертәләр. Россиядә нотариат беренче тапкыр XV гасырда Псков суд грамотасында телгә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев