Сарман мөхтәсибәте "Кышкы уеннар" үткәрде
Аллаһының рәхмәте белән быел да гыйнвар аенда Сарманыбызның чаңгы базасында төрле район мөселманнары арасында "Кышкы уеннар" дип аталган чара оештырылды. Анда үзебезнекеләрдән тыш Кукмара, Әгерҗе, Әлмәт, Яңа Чишмә, Чирмешән, Азнакай, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Мөслим районнарыннан вәкилләр килделәр. Уен төрләре исә бишәү булды. Чаңгы ярышы өч төрле яшь категориясендә...
Аллаһының рәхмәте белән быел да гыйнвар аенда Сарманыбызның чаңгы базасында төрле район мөселманнары арасында "Кышкы уеннар" дип аталган чара оештырылды. Анда үзебезнекеләрдән тыш Кукмара, Әгерҗе, Әлмәт, Яңа Чишмә, Чирмешән, Азнакай, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Мөслим районнарыннан вәкилләр килделәр. Уен төрләре исә бишәү булды.
Чаңгы ярышы өч төрле яшь категориясендә узды: 25 яшькә кадәр, 25тән 40 яшькә кадәр һәм 40тан өлкәнрәкләр арасында. Беренче категориядә I урынны Чирмешән, II һәм III урыннарны Сарман вәкилләре алды. Икенче категориядә I урында- кукмаралылар, II һәм III урыннарда шулай ук сарманлылар булдылар. Өченче яшь төркемендә дә беренчелекне Кукмара вәкилләре алды, II - Сарман, III - Чирмешән булды.
Икенче уен төре армспорт (кул көрәштерү) иде. I урынны Әлмәт, II һәм III урынны Әгерҗе вәкилләре алды.
Өченчесе һавада - урыны-урыны белән тездән торган кар өстендә (буран сәбәпле) минифутбол ярышы булды. Урыннар: I - Яр Чаллы, II - Азнакай, III - Түбән Кама районнары.
Дүртенче уен төре - өстәл теннисы командалар арасында узды. Нәтиҗәдә I урынны Кукмара, II урынны Сарманның беренче, III урынны Сарманның икенче командалары алды.
Ниһаять, бишенче уен - аркан тартышуга җиттек. Анысы да саф һавада үтте. Сарман чаңгы базасы җанатарларның тавышларыннан яңгырап торды. Нәтиҗәдә I урынны Сарман, икенчене - Кукмара, өченче урынны Әгерҗе егетләре алды. Барлык уеннарда яуланган урыннар буенча баллар бирелде һәм гомуми нәтиҗә чыгарылды. Урыннар түбәндәгечә бүленде: I урынны Сарман һәм Кукмара, II - Чирмешән, III - Әлмәт районнары алды. Ахырдан, барлык катнашучылар Үзәк мәчеттә җыелып, икенде намазын укыдылар, бергә-бергә табын артында җыелып, тәмле, кайнар, дөгеләре таралып торган, телеңне йотарлык пылаудан авыз иттеләр. Шулай ук, тәмлелеге, үтемлелеге белән ким булмаган, Йосыф хәзрәтнең вәгазен тыңладылар. Соңыннан оештыручылар җиңүчеләргә грамоталар белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлхәмдүлиләһ, бу "Кышкы уеннар"ны үткәргәндә, кунаклар да, оештыручылар да бик канәгать калдылар һәм бер-берсенә хәерле теләкләр теләп, киләчәктә дә шулай күрешергә насыйп булсын, дип таралыштылар.
Бу чара җөмһүриятебезнең өммәтен берләштерүдә, кардәшлек хисләрен арттыруда ярдәм иткән эшләрдән булса иде, һәм катнашучыларның барчасына Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте яуса иде.
Динар хәзрәт Зарипов, Җәмигъ мәчете имам-хатибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев