САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" райондашларыбызны Яңа ел белән котлый

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, күңелле вакыйгалары белән тагын бер ел тарих битенә күчә. Күңелләрдә әле узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас истәлекләре... Газета хәбәрчеләре, абунәчеләре белән көчле. Шөкер, ел дәвамында янәшәбездә сез - безне яраткан укучыларыбыз булды. Бу алдыбызга куелган максатларга ирешүгә, уйланылган проектларыбызны тормышка ашыруга ярдәм итте. Бергә-бергә үткәргән...

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, күңелле вакыйгалары белән тагын бер ел тарих битенә күчә. Күңелләрдә әле узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас истәлекләре...
Газета хәбәрчеләре, абунәчеләре белән көчле. Шөкер, ел дәвамында янәшәбездә сез - безне яраткан укучыларыбыз булды. Бу алдыбызга куелган максатларга ирешүгә, уйланылган проектларыбызны тормышка ашыруга ярдәм итте. Бергә-бергә үткәргән чаралар, хәйрия акцияләре безне тагын да берләштерде, киләчәк көннәргә ышанычны арттырды. Инде киләсе елда да шулай тыгыз элемтәдә, иҗади хезмәттәшлектә булырга язсын!

Хөрмәтле сарманлылар! Сезне Яңа ел белән тәбрик итәбез. Ул барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булып, сабыйларыбыз дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Яңа ел яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте, муллык алып килсен! Бәйрәм белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев