Сарман гимназиясенең "Искра" командасы республика конкурсында өченче булды
14-15 май көннәрендә Казан шәһәренең "Костер" үзәгендә белем бирү учреждениеләре тәртип бозу профилактикасы төркемнәре арасында республика конкурсының финал этабы узды. Конкурсның муниципаль турлары нәтиҗәләре буенча финалга ун район командасы чыкты. Алар арасында Сарман районы командасы да булды. "Искра" дип исемләнгән команда конкурста өченче урынны алды. "Искра" командасының командиры, Сарман гимназиясе...
14-15 май көннәрендә Казан шәһәренең "Костер" үзәгендә белем бирү учреждениеләре тәртип бозу профилактикасы төркемнәре арасында республика конкурсының финал этабы узды. Конкурсның муниципаль турлары нәтиҗәләре буенча финалга ун район командасы чыкты. Алар арасында Сарман районы командасы да булды. "Искра" дип исемләнгән команда конкурста өченче урынны алды.
"Искра" командасының командиры, Сарман гимназиясе укучысы Анастасия Холикова конкурсның иң актив катнашучысы Дипломына лаек булган бердәнбер укучы кыз булды. Ул иң яхшы төркем командиры исеме алды (шулай ук бердәнбер командир кыз) һәм конкурсның ябылу церемониясендә бөтен төркемнәр парады белән командалык итүгә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев