Сарман гимназиясенең инглиз теле укытучысы Илнар Шиһапов Дублинда курсларда булды
Татарстан Республикасы хакимияте берничә ел рәттән "Алгарыш" грантлар программасын тормышка ашыра. Быел миңа да бу конкурста катнашырга һәм Аллаһның рәхмәте белән грантка ия булырга насыйп булды. Безгә, республикабыздан 17 инглиз теле укытучысына, Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә ике атналык курсларга юллама бирелде. Дублинның Emerald институтында "Инглиз теленең практик методологиясе" дигән темага...
Татарстан Республикасы хакимияте берничә ел рәттән "Алгарыш" грантлар программасын тормышка ашыра. Быел миңа да бу конкурста катнашырга һәм Аллаһның рәхмәте белән грантка ия булырга насыйп булды. Безгә, республикабыздан 17 инглиз теле укытучысына, Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә ике атналык курсларга юллама бирелде. Дублинның Emerald институтында "Инглиз теленең практик методологиясе" дигән темага дәресләр алдык. Аннан тыш, шәһәр буйлап экскурсияләр үткәрелде, ирланд халык бию тамашасына, музейларга йөрттеләр. Теләге булган кешеләр төньяк Ирландия башкаласы Белфаст шәһәренә, Атлантик океан яр буйларына сәфәр кылдылар. Дублинда гаиләләрдә яшәү инглиз сөйләм телен үстерүдә бик зур роль уйнады.
Хәзер инде анда булган вакытларны сагынып искә алырга гына калды. Һәрбер коллегама "Алгарыш" грантлар программасында катнашырга һәм үзен сынап карарга тәкъдим итәм. Конкурста катнашу авыр түгел: аның өчен теләк һәм кирәкле документлар гына җыеп бирү кирәк. Барыгызга да уңышлар!
Илнар Шиһапов, Сарман гимназиясенең инглиз теле укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев