Җәмгыять
Сарман гимназиясендә район ата-аналары киңәште
31 январь көнне Сарман гимназиясендә "Сәламәт гаилә - сәламәт бала" дигән темага район ата-аналар конференциясе үткәрелде. Анда профилактика органнары вәкилләре, гомуммәктәп ата-аналар комитетлары әгъзалары, район мәктәпләре директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары катнаштылар. Аларны Сарман гимназиясенен 3 "В" сыйныфы укучылары сәламләде. 4 сыйныф укучылары Рабит Батулланың "Албасты" әкиятен сәхнәләштерделәр. Илексаз мәктәбе...
31 январь көнне Сарман гимназиясендә "Сәламәт гаилә - сәламәт бала" дигән темага район ата-аналар конференциясе үткәрелде. Анда профилактика органнары вәкилләре, гомуммәктәп ата-аналар комитетлары әгъзалары, район мәктәпләре директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары катнаштылар. Аларны Сарман гимназиясенен 3 "В" сыйныфы укучылары сәламләде. 4 сыйныф укучылары Рабит Батулланың "Албасты" әкиятен сәхнәләштерделәр. Илексаз мәктәбе укучыларының "Алтын алмалар" әсәрен дә конференциядә катнашучылар яратып карадылар. Бу уку елында әлеге театр төркеме республика балалар театр фестивалендә җиңү яулаган иде. Ата-аналар "Мәктәп - ата-ана күзлегеннән" дигән анкета сорауларына җава бирделәр. Конференциядә психологик-педагогик һәм медицина-социаль ярдәм үзәге психологы Венера Галәлиева, методист-психолог Гөлгенә Миргасимова, район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтова, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәрит Алиуллин, "Шәфкать" үзәгенең гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Насыйбуллина чыгышлары тыңланды. Конференциягә Иске Әлмәт авылыннан спорт сөючән гаилә Рамил һәм Фирая Тимербаевлар өч кызлары белән чакырылганнар иде. Алар үзләренең уңышлары , сәламәт яшәү рәвеше серләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев