САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясе укучысы республика олимпиадасында беренче урын алды

Гөлназ Исмәгыйлева татар мәктәпләрендә белем алучылар арасында татар теленнән олимпиадада 175, татар әдәбиятыннан 153 укучы катнашканын әйтте. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева "Татар-информ"...

Гөлназ Исмәгыйлева татар мәктәпләрендә белем алучылар арасында татар теленнән олимпиадада 175, татар әдәбиятыннан 153 укучы катнашканын әйтте.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, татар теленнән олимпиадада 175, татар әдәбиятыннан 153 укучы үз көчен сынаган.

Гөлназ Исмәгыйлева һәр сыйныфтан берәр укучы җиңүче итеп билгеләнгәнен, югары нәтиҗәләр күрсәткән башкалары призер булганын билгеләп узды.

10 нчы сыйныфлар арасында Сарман гимназиясе укучысы Ләйсән Мәтҗанова җиңүгә лаек булды.

Фото һәм мәгълүмат tatar-inform.tatar сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев