Сарман гимназиясе укучылары Түбән Камада теннис ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар
28-30 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Олег Аллаяров истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII турнир булды. Анда безнең район теннисчылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов 2000 елгы һәм кечерәкләр арасында (ул үзе - 2002 елгы) җиңүче булды. Шул ук гимназия укучысы Булат Латыйпов (2003 елгы) бишенче...
28-30 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Олег Аллаяров истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII турнир булды. Анда безнең район теннисчылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов 2000 елгы һәм кечерәкләр арасында (ул үзе - 2002 елгы) җиңүче булды. Шул ук гимназия укучысы Булат Латыйпов (2003 елгы) бишенче урынны алды.
11 декабрьдә Сарман гимназиясенең спорт залында өстәл теннисы буенча Сарман гимназиясе кубогына ярышлар булачак. Бәйгегә 1996 елгы һәм аннан яшьрәкләр чакырыла. Ярышлар 15:00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук укыгыз:
Өстәл теннисы буенча күчмә кубок Сарман гимназиясендә калды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев