САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучылары узган гасырга «кайттылар»

Халкыңның, милләтеңнең тарихын саклау һәм өйрәнү бүгенге көндә аеруча мөһим. Чөнки милли гореф-гадәтләр — кешенең рухи дөньясына, аның бу дөньяда шәхеслегенә нигез сала.

Авыллар... Еллар үтүгә бераз янтайган өйнең һәрбер бүрәнәсе, хәтфә бәбкә үләненнән җәелгән келәмле сукмаклар, һәр туар көнгә шөкер әйтеп яшәүче ак яулыклы әбиләр, чигүле бәрхет түбәтәйле бабайлар- нәкъ менә шушылар саклый халкыбыз серләрен. Һәм әлбәттә туган якка мәхәббәт туган җиреңнен тарихын өйрәнүдән дә башлана. Хәтта һәр көнне балалар бакчасына, мәктәпкә барганда атлап үткән тыкрык, урамнар тарихы да бик кызыклы, эчтәлекле.

Әби — бабаларыбыз безнең яшьтә булганда, монда ниләр бар иде икән дип үз-үзегезгә сорау биргәнегез бар идеме?
Бу һәм тагын бик күп сорауларга җавапларны, Сарман гимназиясенең 6 Б һәм В сыйныфлары укучылары район үзәге урамнары буенча виртуаль экскурсия вакытында таптылар. Тыкрыкларның ни өчен кирәген, беренче пожар депосы кайда булган, 60-70 ел элек урамнар нинди булуы белән алар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны йөрәнү музееның фондында сакланган уникаль фотосүрәтләр аша таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев