САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Сарман" газетасы призына волейбол ярышлары үтте

Бүген, алдан хәбәр ителгәнчә, ир-атлар командалары арасында"Сарман" газетасы призына XIII традицион волейбол турниры үтте. Ярышларда Җәлилнең "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы, Мортамак авылы, Сарман беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Александровка авылы, Сарманның "Умырзая" һәм икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командалары катнаштылар. Киеренке уеннарда ярымфинал парлары билгеләнде: Беренче санлы...

Бүген, алдан хәбәр ителгәнчә, ир-атлар командалары арасында"Сарман" газетасы призына XIII традицион волейбол турниры үтте. Ярышларда Җәлилнең "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы, Мортамак авылы, Сарман беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Александровка авылы, Сарманның "Умырзая" һәм икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командалары катнаштылар. Киеренке уеннарда ярымфинал парлары билгеләнде: Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе - "Батыр" комплексы - 1:2 һәм Мортамак - Александровка - 2:0. Өченче урын өчен уенда Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы Александровка командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Ярышларның җиңүчесе булып "Батыр" комплексы командасы чыкты - ул финалда Мортамак командасын 2:0 исәбе белән отты. Призлы урыннар алган командалар Кубок һәм махсус призлар белән бүләкләнделәр. Дүртенче урын алган Александровка командасы "Сарман" газетасына язылу белән бүләкләнде.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнделәр. Алар турында түбәндән укыгыз.

"Иң яхшы сакчы"

Айнур Салихов (Мортамак командасы)

"Иң яхшы һөҗүмче"

Артур Нургалиев ("Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы)

"Иң яхшы уенчы"

Рузил Ганиуллин (Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе)

Алар шулай ук район газетасына язылу белән бүләкләнделәр.

Уеннарны ачып җибәрү

Өченче урын өчен уен

Александровка командасы район газетасына язылу белән бүләкләнде

Реклама

Финал уены

Командаларны һәм уенчыларны бүләкләү

Турнирның җиңүчеләре - Җәлилнең "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы

Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы

Рузил Ганиуллин "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X