Сарман егетләре өстәл теннисы ярышларында призлы урыннар гына алдылар
9-13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең өстәл теннисы үзәгендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк уенчылар арасында Республика беренчелеге узды. Команда беренчелегендә Сарман районы егетләре уңышлы чыгыш ясадылар. Казанның Олимпия резервлары училищесы укучылары Динар Йосыпов белән Булат Латыйпов һәм Азалак мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айрат Гәрәйхановтан торган команда икенче урын алды....
9-13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең өстәл теннисы үзәгендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк уенчылар арасында Республика беренчелеге узды. Команда беренчелегендә Сарман районы егетләре уңышлы чыгыш ясадылар. Казанның Олимпия резервлары училищесы укучылары Динар Йосыпов белән Булат Латыйпов һәм Азалак мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Айрат Гәрәйхановтан торган команда икенче урын алды. Алар финал уенында гына 2:3 исәбе белән Казанның беренче командасына оттырдылар. Шәхси беренчелектә Динар шулай ук икенче булды. Парлы беренчелектә ул, Актаныш егете Марат Солтанов белән уйнап, Республика беренчелегендә җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев