Сарман донорларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз
Коткаручы 325 грамм Статистика күрсәткәнчә, дөньяда һәр өч кешенең берсе кан доноры ярдәменә мохтаҗ. Россиядә ел саен донорлардан дүрт миллион тапкыр кан яки кан плазмасы алына. Кан бирүчеләрнең күпчелеген туганнарына, якын кешеләренә ярдәм итәргә теләүчеләр тәшкил итә икән. Кан биргән өчен өстәмә ял көннәре, акча алуны алга куючылар да бар....
Коткаручы 325 грамм
Статистика күрсәткәнчә, дөньяда һәр өч кешенең берсе кан доноры ярдәменә мохтаҗ.
Россиядә ел саен донорлардан дүрт миллион тапкыр кан яки кан плазмасы алына. Кан бирүчеләрнең күпчелеген туганнарына, якын кешеләренә ярдәм итәргә теләүчеләр тәшкил итә икән. Кан биргән өчен өстәмә ял көннәре, акча алуны алга куючылар да бар. Һәм, билгеле инде, бернинди түләүләр көтмичә, ярдәмгә мохтаҗларга булышу максатыннан кан бирүчеләр дә әз түгел. Ничек кенә булмасын, донорлар каны меңәрләгән кешеләрнең кыл очында торган гомерләрен саклап калырга булыша.
- Донорларга рәхмәт сүзләрен күпме әйтсәк тә, артык була алмый, - ди үзәк хастаханәнең трансфузиология кабинеты шәфкать туташы Гөлүсә Мөхлисуллина. - Ашыгыч рәвештә кан кирәк нинди генә очраклар булмый тормышта? Шунысы куанычлы, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә килергә әзер торучы донорларыбыз күп. Хастаханәдә уздырылучы Донор көннәрендә кан бирергә килүчеләр дә бетеп тормый. Аларның соңгысында -16нчы майда узганында 80 кеше 33 литр кан биргән иде.
Сарманнан Асия Билалова, Миннәхмәт Гыймранов, Рәүф Исламов, Равил Сәлимгәрәев, Җәлилдән Камил Валкаев, Мөсәрәф Закиров, Мөклимә Җәлилова, Зинаида Сергеева, Асия Нарбекова, Кәүҗияктән Лиза Галиева, Сарайлыдан Әзбәр Исмәгыйлев кебек донорларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
1900 нче елда Австрия биологы К.Ландштейнер төрле кешеләрнең каны төрле төркемгә керүен ачыклаган. Бөтендөнья донор көне нәкъ шуңа аның туган көнендә - 14 нче июньдә билгеләп үтелә.
Характерың -
канга карап
Кан группасына карап, кешеләрнең характеры турында әйтеп бирергә мөмкин, диләр. Үзегезне тикшереп карагыз әле, шулаймы икән?
Беренче группа канлы кешеләр - көчле рухлылар, лидер, энтузиастлар. Оптимист булулары, максатка омтылучанлыклары белән аерылып торалар. Тискәре сыйфатларына көнчелек, тәкәбберлек, тәнкыйтьне авыр кабул итүләре керә. Шул ук вакытта алар аралашучан һәм һәркем белән тиз арада уртак тел табалар.
Икенче группа кан йөртүчеләр - нык характерлы кешеләр. Алар эшчән, төгәл, тыйнак, ярдәмчелләр. Коллективка җиңел кереп китәләр, сабырлар. Кирелекләре аларга проблема тудырырга мөмкин. Үпкәләүләрен һәм кичерешләрен эчкә җыюлары берзаман эмоциональ «шартлау» булып тышка чыгарга мөмкин.
Өченче группа канлылар - иҗади, үзенчәлекле, «йөгәнсез» затлар. Алар бик хисчән, вакыты белән агрессив булалар. Хыялыйлар һәм кызыксындырган эшкә баш-аяклары белән чумарга мөмкиннәр. Аз сүзле, аралашмаучан, мөстәкыйльлек сөючеләр.
Дүртенче группа канлы кешеләр - оста оештыручылар. Алар намуслы, әдәпле булулары белән аерылып торалар. Сюрпризлар ясарга яраталар, алар планнары белән беркайчан да уртаклашмыйлар. Дуслары күп була, аралашучаннар. Тик нинди дә булса карарга килә алмый аптырыйлар. Аларның иммунитеты түбән була.
Сүз уңаеннан
Донордан 325-425 грамм кан алынырга мөмкин. Ике ай узмыйча, икенче кат кан биреп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев