Сарман биючеләре «Сандугач сайрар илем» фестивалендә җиңү яулады
Узган атнада – 13 март көнне Әлмәт шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXIX «Сандугач сайрар илем» төбәк фестивале булып узды.
Ул «Хореография» номинациясендә үтте. Анда районыбызның яшь талантлары да уңышлы чыгыш ясадылар. Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Жасмин» үрнәк бию коллективы (җитәкчесе – Раилә Миңнехуҗина) – II, шул ук мәктәптән «Умырзая» үрнәк бию коллективы (җитәкчесе – Гөлшат Нургалиева) III урынга лаек булдылар. Җәлил поселогы Мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Апрель» үрнәк хореография коллективы да (җитәкчесе – Вероника Гамирова), район данын яклап, «Хореография. Халык биюе» номинациясендә III урынга лаек булды.
Биючеләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев