Сарман балыкчылары киңәшләре белән уртаклашалар
Элек-электән кешелек дөньясына ашау ягын кайгырту хас булган.
Балыкны башта төрле ысуллар белән тотып караганнар, аларны хәтта ташлар атып та аулаганнар. Тора-бара кешеләр балык тоту өчен иң уңайлы җайланма дип кармакны танырга мәҗбүр булганнар. Шулай булгач, кармак өчен без борынгы бабаларыбызга рәхмәтле булырга тиешбез.
Балык тоту шулкадәр популяр шөгыль булып тора, аның өчен календарьда аерым көннәр дә бүленеп бирелгән. Илебез балыкчыларының күңеленә иң якыны ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 10 июльгә туры килә һәм Россиядә балыкчы көне дип атала. 1964 елда беренче тапкыр билгеләп үтелгән бәйрәмнең җәй уртасына туры килүе очраклы түгел – бу вакытта һава торышы да җылы һәм кояшлы була, ял итү сезоны да җитә, балык тотуга булган тыюлар да гамәлдән чыгалар.
Һәр балыкчының яраткан урыны була. Анда аның башка «коллега»сын утыртып куйсаң, аңа балык чиртмәскә мөмкин. Шуңа күрә, сезон башлану белән, балыкчылар үзләренең урыннарына барырга тырышалар.
Районыбызда балыкчылар кайларга йөриләр икән? Бәлки, үзләре генә белә торган серләре дә бардыр? Аларны беләсегез килсә, район газетасының 8 июль санын укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев