САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман балалары “Йолдызлык” финалына үттеләр

.

Билгеле булганча, 10 сентябрь көнне Казанда “Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы ачылды. Быел ул өч истәлекле датага – үзенең 20, Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Казанга районыбыз данын якларга күп санлы делегация – җыр-биюгә, нәфис сүзгә, гомумән, сәнгатькә оста балалар китте. Мәдәният бүлеге Гөлназ Латыйпованың хәбәр итүенчә, безнең балалар ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, иң осталары финалга үткәннәр. Болар – “Умырзая” бию төркеме, җыр номинациясендә Җәлилдән Айсылу Хәбибуллина, Данил Алькаев, Мортамактан Рәмилә Хөсәенова, “Конферанс” номинациясендә Сарманнан Әлфиназ Бәдертдинова һәм Җәлилдән Радель Хисамов. Аларга уңышлар телик!
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – мәдәният бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев