Сарман балалары каникулда режимны тотарга тиешләр
.
Режимны тоту бигрәк тә балалар өчен кирәк, диләр табиблар. Татарстан Республикасының атказанган табибы Рафис Мусин бу уңайдан кайбер киңәшләре белән дә уртаклашты.
- Балалар гадәти режимны тотсалар яхшы. Бу бәйрәм яллары бетеп, мәктәпкә йөри башлагач, үзен аеруча сиздерәчәк – бер режимнан икенче режимга күчәргә, яраклашырга туры килмәячәк. Каникул вакытында саф һавада булырга онытмагыз. Кышкы саф һава һәм физик йөкләмәләр уңай эмоцияләр тудыра. Киемне һава торышына карап сайлагыз. Авыз һәм борын маска яки шарф эчендә булырга тиеш түгел. Киҗе-мамык эчке кием, йон свитер, дым үткәрми торган өске кием яхшы. Аяк киеме җылы, уңайлы булсын. Кыш көне урамда, баланың яшенә карамастан, дүрт сәгатьтән артык йөрү киңәш ителми. Ял кызыклы булсын. Мини-походлар, табигатькә чыгу, чаңгы, тимераякта шуу, пикниклар хуплана. Туклану да зур әһәмияткә ия. Тәм-томнарның барысы да организм өчен файдалы түгел. Ияләнмәгән ризыклар, деликатеслар, артык күп ашау аллергиягә яки ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин. Балаларга майлы, ачы, тозлы ризыклар бирмәү яхшы. Менюга салатлар, җиләк-җимеш, яшелчә, бала ярата торган берәр татлы ризык кертегез. Көндәлек менюда майлы булмаган тана, кош итләре, сөт ризыклары булсын. Сок, компот, чәй яки башка эчемлекләрдән тыш, бала су да эчәргә тиеш. Ата-аналарга каникул вакытында балалар белән мөмкин кадәр күбрәк булырга киңәш итәр идем. Алар белән паркларга, кинотеатрларга, башка шундый урыннарга йөрегез. Балалар каникулдан канәгать булсыннар, мәктәпкә ял итеп, яхшы кәеф белән барсыннар, - диде ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев