САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман авылыннан Наилә Сабирова – чәчәкләр үстерү остасы

- Мин чәчәкләрнең барлык төрләрен дә яратам, - ди Сарман авылында яшәүче Наилә Сабирова, - алар һәркайсы үзенчә матур. Хәтта гади ромашка яки бархатцы, дизайн буенча урнаштырсаң, бик матур утырачак. Клумбаларга чәчәкләрне төсләренә карап утыртам: розалар кырына петунияләр дә, башка чәчәкләр дә урнашырга мөмкин. Утыз биш ел гомерен балаларга белем...

- Мин чәчәкләрнең барлык төрләрен дә яратам, - ди Сарман авылында яшәүче Наилә Сабирова, - алар һәркайсы үзенчә матур. Хәтта гади ромашка яки бархатцы, дизайн буенча урнаштырсаң, бик матур утырачак. Клумбаларга чәчәкләрне төсләренә карап утыртам: розалар кырына петунияләр дә, башка чәчәкләр дә урнашырга мөмкин.
Утыз биш ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, шуның егерме өч елын Сарман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан мөгаллимә, лаеклы ялга чыккач, яраткан шөгыле - бакча карауга вакыт күбрәк биреп була, ди.
- Быел бакчабызны яратып, ике карлыгач оя корды, бер почмагында иртә яздан сандугачлар сайрады, - ди ул. - Бакчада эшләү мәшәкатьле булса да, күңелгә рәхәтлек бирә. Елдан-ел матуррак итәсе дә килә аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев