САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман аграр көллиятенә яңа җитәкче билгеләнде

Нигъмәтуллин Илфат Өлфәт улы Сарман аграр көллияте директоры итеп билгеләнде.

Ул 1972 елның 31 августында Мортышбаш авылында туа. Югары белемле, 1994 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Зәй районы Бигәш урта мәктәбендә хезмәт укытучысы буларак башлый. 2000-2001 елларда Сарман районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә методист булып эшли. 2001 елдан Сарман аграр көллияте директорының укыту-производствога өйрәтү эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара.   

Гаиләле. Тормыш иптәше Ләйлә Миннәхмәт кызы белән ике кыз тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев