Сарман аграр көллияте студенты әнисенең һөнәрен дәвам итә
Җир йөзендә барлык һөнәр ияләре дә кирәк, шул исәптән – пешекчеләр дә. Аларның үз бәйрәмнәре дә бар. 20 октябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Россиядә исә рәсми бәйрәм булып Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне санала. Ул октябрьнең өченче якшәмбесенә туры килә һәм быел Халыкара бәйрәмнән бер генә көн алдан бәйрәм ителәчәк.
Районда пешекчеләрне Сарман аграр көллиятендә әзерлиләр. Әлеге һөнәрне үзләштерүчеләр арасында егетләр дә очраштыргалый, шулай да күпчелеген кызлар тәшкил итә. Шуларның берсе – Илексаз авылыннан Алина Мансурова. Без өченче курс студенты белән әңгәмә кордык.
– Алина, пешерү осталыгы хатын-кызга тормышта да бик кирәк. Ләкин син бу һөнәрне аның өчен генә сайламагансыңдыр, дип уйлыйм?
– Кечкенәдән кулинария белән нык кызыксынам. Минем өчен пешекче һөнәре сәнгатькә, уйлап табу белән бәйле эшкә тиң. 1996-1999 елларда көллияттә әнием Альбина да укыган. Ул мине кулинария дөньясы белән таныштырды да инде. Әниемнең студент вакытында кигән пешекче кителе һаман да гаиләбездә саклана. Өченче курска кадәр аны мин дә кидем, тик, кызганычка каршы, ул модель хәзер искерде, шуңа күрә булачак имтиханга (Алина «Профессионалитет» программасы буенча укуын 2026 елда тәмамлый – авт.) туры килә торганны кияргә мәҗбүр булдым.
– Уку ничек бирелә соң?
– Башта авыррак тоелган иде, әкренләп, ияләштем, бик ошый. «Укуда авыр – көрәштә җиңел», диләр бит. Хәзерге вакытта белем алу миңа бары тик канәгатьлек хисе генә бирә, «бишле»ләр генә алам.
Остазларымны да билгеләп үтәсем килә. Методистыбыз Ризедә Сәфәргалина, укытмаса да, минем үсешемә һәм үз-үземә ышанычыма бик зур өлеш кертте. Кураторыбыз Диләрә Саярова көллияттә иң яхшы мастер булып санала. Ул безне пешерүнең барлык нечкәлекләренә теоретик яктан да, практик яктан да өйрәтә.
– Син бик актив студентка охшагансың. Укудан тыш та шөгыльләрең бармы?
– Көллияттә үтә торган чараларда катнашам, аларны алып барам. Республика һәм Бөтенроссия бәйгеләре кысаларында төрле темаларга эзләнү эшләре алып барам. Алга таба һөнәри бәйгеләрдә катнашырга да планлаштырам. Дөресен генә әйткәндә, мин уку процессына шулкадәр тирән «чумдым», аларга бик вакыт та калмый.
– Алга таба үзеңне шушы һөнәрдә күрәсеңме?
– Әлбәттә, башкача була да алмый. Киләчәктә югары һөнәри белем алырга ниятлим. Казан дәүләт аграр университетына укырга керергә исәбем бар. Һөнәрем буенча фән укытырга, җәмәгать туклануы белән бәйле үз эшемне ачарга да кызыгам.
– Алина, әңгәмәң өчен рәхмәт сиңа. Барлык планнарың һәм хыялларың чынга ашсыннар!
Алина Мансуровадан сыр көлчәләре рецепты:
Язмабыз герое күптөрле ризыкларны «телеңне йотарлык» итеп әзерләргә сәләтле. «Аеруча борщ һәм сыр көлчәләре пешерергә яратам», – диде ул. Сезгә соңгыларының рецептын да тәкъдим итәбез.
– Камыр әзерлибез. Йомырка ватабыз, шул ук савытка ярты чәй калагы тоз, шул ук күләмдә шикәр комы салабыз. Шунда ук бер аш калагы үсемлек мае, бер стакан кефир өстибез, болгатабыз. Аз-азлап иләнгән он белән көпшәкләгеч салабыз, камыр басабыз.
Эчлек өчен чиста, коры савытка сыр кырабыз. Бер чи йомырка, бераз тоз өстибез, болгатабыз – эчлек әзер.
Камырны тигез кисәкләргә бүләбез, 5 миллиметр калынлыкта җәябез. Көлчәнең уртасына эчлекне салабыз, чеметеп, формалаштырабыз.
Көлчәләрне коры табада ике яктан да кыздырабыз. Рецепт бик җиңел, кечкенә балалар да башкарып чыга алалар. Ашларыгыз тәмле булсын!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев