Реклама
Мәгариф
Сарман аграр көллиятендә яңа уку елы башланды
Быел Сарман аграр көллиятенә беренче курска 245 студент керде. Барлыгы уку йортында 560 кеше белем ала. Яңа уку елы белән студентларны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде, иң активларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тантанада аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, Татарстан Республикасы буенча Табигать байлыкларыннан файдалану сферасында федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе...
Быел Сарман аграр көллиятенә беренче курска 245 студент керде. Барлыгы уку йортында 560 кеше белем ала. Яңа уку елы белән студентларны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде, иң активларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тантанада аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, Татарстан Республикасы буенча Табигать байлыкларыннан файдалану сферасында федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының закончалыкның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге начальнигы Любовь Лисенкова, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, агрофирма, оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев