САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарайлы егете көрәшергә дә, хөкемдарлык итәргә дә өлгерә

Сарман районы элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан.

Илебез күләмендә зур җиңүләргә ирешкән Хаҗип Гәрәев истәлегенә ел саен ярышлар оештырыла. Беренче санлы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләүче Алмаз Миңнехуҗин исә үзен бөтен дөньяга танытты. Аларга лаеклы алмаш үсәме соң?

Күпсанлы турнирларда төрле исемнәр яңгырый. Алар арасында Сарайлы авылы егете Виктор Синичкин да бар. Элегрәк ул көрәш келәмнәрендә спортчы буларак кына билгеле булса, хәзер үзен хөкемдар ролендә дә сынап карый башлады. Без көрәшче белән әңгәмә кордык.

– Виктор, син хәзер көрәшкә ике төрле күзлектән карый аласың: спортчы буларак та, хөкемдар буларак та. Аерма сизеләме?

– Әйе, хәзер хөкемдарларны аңлый башладым (көлә – авт.). Әлбәттә, аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалый. Көрәшченең бер төрле фикере булса, хөкемдарныкы аерылырга мөмкин. Тренерлар белән җанатарлар да һәрчак безнең карарлар белән килешеп бетмиләр. Бәхәсләшергә дә туры килгәли. Көрәшкәндә, үземнең дә хөкемдарлар белән сүзгә килгән чаклар булгалады, хәзер әлеге хезмәтнең дә авыр икәнлегенә төшендем.

– Әле дә көрәшәсеңме соң? 

– Әйе, тик хөкемдарларга карашым үзгәрде, алар белән бәхәскә кермәскә тырышам. Үзем ул рольдә булганда, югары тонда сөйләшүчеләр дә очрый. Андый вакытларда бәхәсләшүчеләрне келәмгә көч сынашырга чакыру теләге туса да, үземне кулга алам, хисләргә бирелмим.

– «Алга таба көрәш буенча хөкемдар булырга җыенам», – дия аласыңмы?

– Моңа бик кызыгам, әлбәттә, тик әле көрәшергә дә исәп юк түгел. Әлегә үзебезнең районда үткән ярышларда гына хөкемдарлык итәм. Зур ярышларда эшләр өчен тәҗрибә җыярга кирәк. Хөкемдарлык буенча махсус семинарлар үтү дә мөһим.

– Синдә ничек көрәшкә мәхәббәт туды?

– Әлеге спорт төре белән 15 елга якын – беренче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Йөри башлагач, ошап китте. Кечкенә чактан шөгыльләнгәч, ташлыйсы килми. Тик соңгы арада бик көрәшә алмадым, төрле имгәнүләр комачаулады. Аягымда бәйләвечләр ертылды, ә умравыма аны тотып торучы энә куйдылар. Тиздән аны алдырам һәм үземне тиешле формага китерү өстендә эшли башлыйм. Исәбем – киләсе сезонга ныклап әзерләнергә.

– Остазларың турында нәрсә әйтә аласың?

– Алмаз Миңнехуҗин миңа бик зур йогынты ясады. Әле һаман да файдалы киңәшләр бирә, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ярышларда конфликтлы хәлләр туган очракта үземне дөрес тотарга да өйрәтте. Аның киңәшләрен көрәштә генә түгел, тормышта да кулланам. 

– Үзеңнең дә яшьрәк көрәшчеләргә әйтер сүзең бардыр.

– Иң мөһиме – һәрвакыт салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Үзеңә кирәклесен дөрес сайлый белсәң дә, комачауламас. Һәм, әлбәттә, – спорт белән шөгыльләнегез!

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Виктор! Ярышларда һәм тормышыңда уңышлар гына юлдаш булсын!

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев