"Сандугач" балалар бакчасына үзенчәлекле Кыш Бабай килгән
Яңа ел алдыннан һәркем ,аеруча ,балалар могҗиза, тылсым көтә.
Сарманның 4 нче санлы “Сандугач” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә дә могҗизалы Яңа ел иртәсе утте .
Балалар янына кунак булып Кыш бабай, Карчәчәк , Яңа ел , Бүре ,Төлке, Куян килде . Бәйрәмне яшел чыршы киеменнән кызлар, аю- малайлар биеп башлап җибәрделәр. Чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән – бәйлән җырладылар уеннар уйнадылар , һәрбер бала Кыш бабайга һөнәрләрен курсәтте .
Балалар иртәсеннән һәркем канәгать калды.
Төркем тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев