САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Салкын килә – сак булыгыз!

Синоптиклар якын көннәрдә көннең нык кына суытачагы турында әйтәләр.

Салкыннан ничек сакланырга? Табибә Елена Нәбиеваның киңәшләре – шул хакта.
- Салкыннан беренче булып кешенең колаклары, борыны, кул һәм аяк бармаклары, шулай ук аяк табаны зыян күрә. Бигрәк тә аяк киеме кысан булса яки аяк тирли торган булса. Туңмас өчен киемне, носки-бияләйне икешәр кат кию яхшы. Натураль материалдан тегелгән яки бәйләнгән бияләй киегез. Аяк киеме иркен, ә носкилар йоннан бәйләнгән булсын. Аяк киеменә мех олтырак (стелька) салыгыз. Кием су үткәрми, җылы чыгармый торган булса әйбәт. Кысан, тыгыз өс һәм аяк киеме кимәгез. Мондый кием кан тамырларын кысарга мөмкин, нәтиҗәдә кеше тиз туңа. Баш белән муен да җылыда булырга тиеш. Аларда баш миенә кан илтә торган тамырлар урнашкан. Урамга чыгар алдыннан яхшылап ашарга киңәш итәр идем. Ач кеше тиз туңа. Җитәрлек тукланмау, арыганлык организмның салкынга каршы торучанлыгын киметә. Көннәр салкын торганда, туклану тагы да көчәйтелгән булырга тиеш. Ит, балык, ак май, башка калорияле продуктлар кулланырга кирәк. Ит шулпасы, сөттә пешкән боткалар турында да онытмагыз. Чөнки җылыну өчен организм зур күләмдә энергия сарыф итә һәм аны тулыландырырга кирәк була. Сөтле, баллы кайнар чәй, кофены да күбрәк куллану киңәш ителә. Бөтнек, камырлык кушылган үлән төнәтмәләре эчегез. Урамга озак вакытка чыгасыз икән, термос белән кайнар чәй алыгыз. Йоклар алдыннан җылы сөт яки үлән төнәтмәсе эчү яхшы.
Салкын тән тиресен корыта, шуңа күрә, урамга чыкканда, су нигезендә ясалган дәвалау чаралары, косметика кулланмагыз. Дымландыргыч кремнар куллану да яхшыга түгел. Ә тукландыргыч кремны урамга чыгарга бер сәгать кала сөртү яхшы. Салкыннан дуңгыз яки каз мае яхшы саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев