САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Салават Сәетов: «Дөрес режим – сәламәтлек һәм акыл сәләте»

Режим – көнне ничек үткәрү турындагы күрсәткеч кенә түгел, ул – сәламәтлек, өлгереш һәм әхлакый иминлек нигезе. Дөрес оештырылган көн тәмле йокыга, югары эш сәләтенә һәм яхшы кәефкә сәбәпче була.

Көндәлек режимны ничек оештырырга соң? Бу сорауга балалар табибы Салават Сәетов җавап бирә.

- Беренче урында – йокы. Ул мәктәп укучысының физик һәм психик сәламәтлегендә мөһим роль уйный. Йокы сарыф ителгән энергияне торгызу, иммунитетны ныгыту, эмоциональ иминлекне тәэмин итү өчен кирәк. Ул җитмәсә, баланың өлгереше, игътибары начарланырга, ярсучан һәм авыруларга бирешүчәнлеге артырга мөмкин.

Йокларга бер үк вакытта ятарга һәм - торырга кирәк. Хәтта ял көннәрендә дә әлеге режимнан артык тайпылмау яхшы. Бу йокының сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. 7-10 яшьлек балаларга тәүлегенә – 10-11, 11-13 яшьлекләргә – 9-10, 14-17 яшьлекләргә кимендә 8-9 сәгать йоклау яхшы. Болар – уртача күрсәткечләр, шәхси ихтыяҗлар бераз гына аерылырга да мөмкин. 

Йоклый торган бүлмә караңгырак, тыныч һәм салкынча булырга тиеш. 

Йокы алдыннан кофеинлы эчемлекләр эчмәү, авыр ризыклар ашамау, экраннар алдында утырмау яхшы. Хроник йокы туймау бала сәламәтлегенә җитди зыян – симерү, диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, депрессиягә китерергә ихтимал.  

Икенчедән, баланслы туклану кирәк. Туклыклы матдәләргә бай ризык организмга энергия бирә, баш миенең нормаль эшләвенә ярдәм итә. Балаларга зарарлы ризык ашаудан тыелу яхшы, бигрәк тә – йокы алдыннан. 

Өченче урында – физик активлык. Ул – балаларыбызның сәламәт киләчәге өчен инвестиция. Көндәлек күнегүләр, спорт киеренкелекне бетерергә, кан әйләнешен һәм иммунитетны яхшыртырга мөмкинлек бирә, баланың сөяк һәм мускулларын ныгыта, сәламәт авырлыкны, психик сәламәтлекне сакларга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. 

Баланың күңеленә хуш килгән активлык төрен сайлагыз һәм аны көндәлек режимга кертегез. 6-10 яшьлек балалар өчен көнгә кимендә 60 минутлык физик активлык яхшы. Ул үз эченә саф һавада уйнауны, спорт белән шөгыльләнүне, бию, велосипедта йөрүне алырга мөмкин. 11-17 яшьлек яшүсмерләргә дә көнгә кимендә 60 минутлык активлык кирәк. Аны төрләндерү тагы да яхшырак. Бу спортның команда төрләре, йөзү, йөгерү, фитнес һәм башкалар булырга мөмкин. 

Хәзерге балалар тормышны гаджетлардан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Ләкин түбәндәгеләрне искә алу кирәк. Озак вакыт экранга карап тору күзләрне арыта, күрү сәләтен начарайта. Шуңа күрә 20-30 минут саен тәнәфес ясау, ерактагы объектларга карап тору файдалы. Зәңгәр төстәге фильтрлы күзлекләр куллану яхшы, алар күзләргә булган йөкләмәне киметәләр. Гаджетлар кулланганда, дөрес поза сайлау мәҗбүри. Дөрес утырмаганда, арка, муен, беләкләр авыртырга мөмкин. Экран күзләр белән тигез биеклектә булырга тиеш, ә кул белән җилкәләрне киеренке итеп тотмау яхшы. Күнегүләр ясап алу да терәк-хәрәкәт апараты белән бәйле проблемаларны кисәтергә ярдәм итә. Гаджетлар белән кирәгеннән артык мавыгу социаль изоляциягә һәм бәйлелеккә, йокы белән проблемаларга китерергә ихтимал. Социаль челтәрләр, онлайн-уеннар белән артык мавыгу зыянга гына, күбрәк вакытны гаилә һәм дуслар белән аралашуга бирергә кирәк. Йокы алдыннан гаджетны кулланырга киңәш ителми, чөнки экранның зәңгәр төсе йокы гормоны – мелатонинны эшләп чыгаруны бозарга мөмкин. Гаджетлар бактерия һәм вирусларны да күчерәләр. Шуңа күрәк экран һәм корпусны антибактериаль салфеткалар белән сөртеп торырга кирәк. Инфекция йоктырмас өчен, аларны башка кулларга бирмәгез.

Ял һәм яраткан шөгыльләр турында да онытмагыз. Бала яраткан шөгыленә дә вакыт табарга, дуслары белән дә аралашырга тиеш. Бу аңа стрессны бетерергә һәм көчен тулыландырырга ярдәм итә. 

Көндәлек режимны нормальләштерү вакыт һәм сабырлык таләп итә. Баланың ихтыяҗларына да колак салыгыз. Болар барысы да аның сәламәт, энергияле һәм уңышлы булуына этәргеч ясый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев