САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Саклык чараларын күрдегезме?

Район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцина ясату башланды.

Көз үзе белән салкын җилләр, яңгырлар да алып килә. Аннан соң ул балаларның мәктәпкә бару вакытлары җитүне дә аңлата. Димәк, ябык коллективларда тын юллары инфекцияләре белән авыру очраклары арту куркынычы да туа. Шундый авыруларның берсе – грипп, ягъни тын юллары инфекциясе.

Әлеге вируслы авыру сулыш алганда, сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә, башкалар шул hаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда йога.

Кайсы гына авыру турында сөйләсәк тә, дәвалауга караганда, аны кисәтү хәерлерәк. Гриппка каршы махсус прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым. Район үзәк хастаханәсенә аңа каршы 760 доза вакцина  кайтарылды. Аны, беренче чиратта, 0-17 яшькә кадәрге балаларга, авырлы хатын-кызларга, медицина хезмәткәрләренә ясату киңәш ителә. Барлык прививка ясатырга теләучеләр үзләренең участок табибларына, прививка кабинетларына мөрәҗәгать итә алалар. Ул бушлай ясала.

Үз-үзеңне саклау да төп профилактик чараларның берсе булып тора. Түбәндәге гади генә киңәшләр дә авырудан сакланырга, авырган очракта тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итәр:

– эштән, укудан, кибеттән hәм башка урыннардан кайткач, кыскасы, урамнан кергәч, кулларыгызны сабын белән юарга онытмагыз, сумкагызда антисептиклар йөртегез;

– бүлмәләрне, кабинетларны ешрак җилләтегез, юып-җыештырып алыгыз, еш кулланыла торган уртак әйберләрне – уенчыклар, ишек тоткаларын дезинфекцияләү дә уңай нәтиҗә бирә;

– хроник авырулы балаларга мәктәпләрдә, башка уку йортларында укулар, көзге салкыннар башланганчы, анализлар биреп, табибларга күренеп алу сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итәр иде;

– хезмәт коллективларында, оешмаларда, кеше күп җыела торган урыннарда маска киеп йөрү – шулай ук авырудан саклану өчен яхшы чара;

– профилактика өчен көндәлек рационга суган, сарымсак, башка яшелчә hәм  җиләк-җимешләрне кертү файдалы, чөнки аларда булган витаминнар кискен сулыш юллары авырулары hәм грипп белән көрәшергә ярдәм итәләр.

Фото:https://ru.freepik.com

Люция Алиуллина, район балалар табибы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев