Саклаубаш мәктәбе укытучысы Ләйсән Фәррахетдинова ризыкларына авылдашлары югары бәя бирәләр
Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләүче Ләйсән Фәррахетдинова төрле тәмле әйберләр пешерергә ярата. "Ул пешергән чәкчәкләр, тортлар һәм башка ризыклар телеңне йотарлык", - диләр хезмәттәшләре аның хакында. Газета укучыларга ул "Дамские пальчики" тортын тәкъдим итә: - 100 грамм ак майны 1 стакан суда эретәбез, чеметеп тоз салабыз, болгатабыз,...
Саклаубаш урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләүче Ләйсән Фәррахетдинова төрле тәмле әйберләр пешерергә ярата. "Ул пешергән чәкчәкләр, тортлар һәм башка ризыклар телеңне йотарлык", - диләр хезмәттәшләре аның хакында. Газета укучыларга ул "Дамские пальчики" тортын тәкъдим итә:
- 100 грамм ак майны 1 стакан суда эретәбез, чеметеп тоз салабыз, болгатабыз, 2 стакан он салып, тагын болгатабыз. Куе масса барлыкка килә. Аны уттан алып, миксер белән болгата-болгата, берәрләп, 5 йомырка салабыз. Катнашмабыз коймак камыры сыман массага әверелә. Табага пергамент җәябез. Шприц ярдәмендә (целлофан пакет кулланырга да була) 5 сантиметрлы таякчыклар сыгып чыгарабыз. Духовкада 40 градуста 35 минут тирәсе пешерәбез. Пешергәндә, ачып карарга ярамый. Ә кремны түбәндәгечә ясыйбыз. 35 процентлы 1 пачка каймак, 1 стакан шикәр комы, 1 пачка ванилинны миксер белән куерганчы болгатып, суыкка чыгарып торабыз. Бармакчыкларны бер кат итеп тезәбез, крем ягабыз, тагын бармакчыклар тезәбез, крем ягабыз. Өеп бетергәч, өстенә шоколад кырабыз, тортны салкында тотабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев