САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбе чараларда актив катнаша

Саклаубаш мәктәбендә Әфганстанда хезмәт иткән авылдаш Сабиров Раваз Харрас улы белән очрашу узды. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сабирова оештырды. Укучылар батыр солдатның истәлекләрен кызыксынып, күңел биреп тыңладылар. Очрашу мизгелләре балаларның күңелендә озак сакланыр. Беренче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" бик матур узды. Балалар үзләрен хәреф танырга, укырга өйрәткән...

Саклаубаш мәктәбендә Әфганстанда хезмәт иткән авылдаш Сабиров Раваз Харрас улы белән очрашу узды. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сабирова оештырды. Укучылар батыр солдатның истәлекләрен кызыксынып, күңел биреп тыңладылар. Очрашу мизгелләре балаларның күңелендә озак сакланыр.

Беренче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" бик матур узды. Балалар үзләрен хәреф танырга, укырга өйрәткән китапка, укытучылары Гөлия Мөхәммәтшинага зур рәхмәтле.

Миләүшә Сабирова «Сыйныф җитәкчесе-2017» конкурсының муниципаль турында уңышлы чыгыш ясады.

Энҗе Сафина башлангыч сыйныфларда Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил - герой шагыйрь" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Укучыларны аның тормыш юлы белән таныштырды. Класс сәгате шагыйрьнең шигырьләре белән үрелеп барды.

14 февраль - Гашыйклар көненә багышлап, 5-11 нче сыйныф укучылары стенгазеталар чыгардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев